Сагынып килдек сине, белем йорты!
Узган атнада Алабуга мәдәният-сәнгать училищесы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан шәһәр мәдәният сараенда юбилей кичәсе үтте.
Кичке сәгать дүрттә үк кулларына чәчәкләр, башка бүләкләр тоткан кунаклар - дөресрәге, училищены тәмамлап, республиканың төрле районнарында халыкка хезмәт күрсәтүче мәдәният хезмәткәрләре, театр артистлары, профильләре буенча югары уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студентлар мәдәният сараена ашыкты. Барысының да үзләренә белем биргән укытучыларын, курсташларын котлыйсы, күреп сөйләшәсе килә иде. Мәдәният йортына килеп керү белән, һәркемне бәйрәм кәефе биләп ала: төрле костюмнар кигән студентлар кунакларны сәламләп залга озата. Ә мәрмәр залда инде котлаулар, концерт номерлары бара. Кунакка килүчеләр арасында кем генә юк: барысы да таныш, якын. Әнә 1959 елда мәдәният училищесын тәмамлаган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре язучы Рәфкать Кәрами, ерак араларны якын итеп, әлеге бәйрәмгә килеп җиткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Рәфкать Кәраметдин улы көндез редакциягә кереп чыкты. Кулында - үзенең беренче шигыре басылган 1957 елда районда нәшер ителгән "Алга" газетасы күчермәсе. Димәк ки, талантлы язучыбызның иҗат чишмәсе башы шушы борынгы уку йортыннан юл алган. Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов, җырчы Салават Миңнеханов та үз группасы белән алабугалыларны бәйрәм белән котларга килгән иде.
Мәдәният һәм сәнгать училищесының юбилей тантанасы театрлаштырылган күренештән башланып китте. Сәхнәдә, үткән гасырлар бер-берсен алыштырды: югары катлау вәкилләренең затлы костюмнары, яу, күңел ачу күренешләре - һәркемне әсәрләндерде.
Училище бәйрәмгә үз гимнын да булдырган. Аның сүзләрен "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Насих Әхмәдуллин, музыкасын училище укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Салахов язган. Килгән кунакларның коллективның иҗат фантазиясенә, активлыгына сокланып: "Сезнең бөтен символларыгыз: флаг та, гимн да бар, инде үз акчагызны гына булдырасыгыз калган",- диюләре юкка түгел.
Аннан соң училище коллективын зур бәйрәмнәре белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Валерий Чершинцев котлады. Ул, училищеның республикада иң борынгы уку йортларының берсе буларак, озак еллар дәвамында югары квалификацияле кадрлар әзерләвен, бүген дә уңышлы эшләвен билгеләп үтте. "Шәһәрдәге бер генә бәйрәм дә училище коллективы катнашыннан башка үтми, хезмәтегез өчен зур рәхмәт",- дип ул коллективка район башлыгы исеменнән рәхмәтен җиткерде. В.Чершинцев чыгышында үткән елларда коллективны җитәкләгән җитәкчеләрнең исемнәрен хөрмәт белән телгә алды.
Бәйрәм бүләкләрсез генә булмый инде ул. Училище коллективында озак еллар нәтиҗәле эшләгән мөгаллимнәргә Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, ТР Мәгариф һәм мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре, җирле хакимиятнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында училище директоры, филология фәннәре кандидаты, Макаренко ордены иясе Альфира Әкбәрова, безнең белән тыгыз хезмәттәшлек иткән милләттәшләребез Наилә Низамова, Фәридә Хәбибрахманова, Зөбәрҗәт Садыйкова, Светлана һәм Гардисламовлар, Рәмзия Зиннәтуллина, Владимир Мироваев, Резеда Кашапова, Дамир Әюпов бар.
Училище директоры Альфира Әкбәрова коллективны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, ветераннарга укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Училищены күптән тәмамлап, тормышта үзләренә лаек урын тапкан, хезмәттә югары баскычларга ирешкән КФУ профессорлары, фән кандидатлары, төрле театрларда, сәнгать коллективларында хезмәт куеп атказанган артист исемнәре алган затларның сәхнәдән үз укытучыларына баш июләре, бүгенге көндә аларны хөрмәт белән искә алулары аеруча куанычлы булды. Сүз сәнгате остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Низамова, Вакип Саркаров кебек өлкән педагогларны элеккеге укучылары, сәхнәдән үк күреп алып, аларга баш иде, чәчәкләр бүләк итте. Чыгыш ясаучылар училищеда уку дәверендә һөнәр генә түгел, бәлки югары әхлакый тәрбия дә алуларын, укытучыларның кайгыртучан, гадел, гади һәм намуслы булуларын да билгеләп үттеләр. Болар югары сүзләр түгел, бәлки чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре иде. Залда утыручылар чыгыш ясаучыларның һәр сүзен раслап торды, көчле кул чабулар белән каршы алды.
Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт драма театрлары коллективлары бәйрәмгә зур бүләк әзерләп килгәныыыыыы. Бүген аларның һәрберсендә иҗат итүчеләрнең ким дигәндә яртысы - нәкъ менә Алабуга училищесын тәмамлаган яшьләр. Алабугалыларны Әлмәт, Йошкар Ола, Түбән Кама, Чаллы музыка мәктәпләре коллективлары, Казан консерваториясендә укучылар һәм Казан федераль университеты, Азнакай, Алексеевск, Мамадыш районнарыннан килгән вәкилләр дә котлады. Гомумән, бәйрәмгә бөтен Татарстан җыелган иде. Залга җыелган тамашачы училище студентлары һәм кунаклар әзерләп килгән чыгышларны рәхәтләнеп тамаша кылды.
Кояш Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев