Тәгәрмәчле мунча килә
Мунча керәсең килсә, ул хәзер үзе дә килергә мөмкин икән. Күклек авылында мәктәп директоры Иван Николаевич Мельников әллә ниләр уйлап табып, буш вакытларында шул нау-хауларын тормышка ашырып кешеләрне шаккаттырырга ярата. Быел ул җәйге каникул вакытында үзенең хезмәткәрләре белән хәрәкәт итә торган мунча төзегән.
Иң элек без дә, үз күзләребез белән барып күрмичә аның нинди икәнлегенә төшенә алмаган идек, гадәти мунча икән. Сап-сары түгәрәк бүрәнәләрдән буралган, янына килсәң тәмле мунча исе аңкып тора... Нәкъ безнең авыл мунчасы кебек керенә һәм киенә торган ике яктан гыйбарәт. Хәтта, үзенә күрә, кечкенә генә ләүкәләре дә бар. Су 80 литр сыйдырышлы иске газ балоннарында җылына. Киенә торган ягында патефон уйнап тора, утырып киенергә эскәмия куелган һәм стенага мунчаны күчереп йөрткәндә борылышларда юлны көйләүче руль беркетелгән. Әлеге мунчаны Иван Мельников үзенең өч хезмәттәше хезмәт укытучысы, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары һәм мәктәп шоферы белән бергә төзегән. Мунча белән ике кеше идарә итә. Берсе трактор йөртсә, икенчесе мунча хәрәкәтен көйләп бара.
-Сезнең бу идеягезне авылдашларыгыз ничек кабул итте. Авылда болай да мунча бар, тәгәрмәчлесе ник кирәк, диючеләр булдымы?
-Бәлки андыйлар да булгандыр, ләкин үземә килеп әйтүчеләр булмады. Бу мунчаны бит кайда теләсәң шунда керенә аласың. Мәсәлән, урак өстендә, комбайнчылар, шоферлар эш беткәч рәхәтләнеп юынып чыга алачак. Кунаклар, дуслар белән табигатькә чыксаң да, анда мунча керү үзе бер күңелле булачак.
-Мунчагыз озак җылынамы?
-Ягып җибәреп 20 минутлап вакыт узгач, инде рәхәтләнеп чабына аласың.
-Ә нигә менә мунчаны нәкъ тәгәрмәчле итәргә уйладыгыз, андый идея кайдан килде?
- Чөнки вакыт бик тиз уза, бар кеше ашыга, йөреп торган мунча шундый эше бик тыгызлар өчен дә шәп бит. Бара торган җиреңә дә барасың, үзең мунча юынасың, вакытың да әрәм китми (көлә).
- Әлеге мунчаны эшләү кыйммәткә төштеме?
-Якынча 30 мең сум тирәсе. Агачларны без сыерчык оялары ясап, шуның исәбенә кистек, киенә торган ягын ЕлАЗдан кулланылган такталар алып кайтып эшләдек, җирлек депутаты Светлана Соколова мунчаны утыртырга тәгәрмәчләр табарга булышса, Фирдәвес Салихович фермер хуҗалыгы зур ярдәм итте. Морт авылында яшәүче дустым Закиров Тимерхан яхшы итеп мичен ясап бирде.
-Бу мунчаны шәһәргә чакыртырга мөмкинме соң?
-Киләчәктә мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Моның өчен ГАИ хезмәткәрләреннән рөхсәт аласы бар әле.
-Тагын нинди нау-хауларыгыз бар, сер булмаса әйтегез әле!
-Алар күп инде, ләкин вакыт җитми. Кунак өе ясыйсыбыз килә, 19 гасырдагы марий йорты. Монда бар нәрсә дә 19 гасырда ничек булган, шулай эшләнәчәк, ягъни бар нәрсә агачтан булачак. Киләсе елга Симык бәйрәменә кадәр ат көче белән эшли торган тегермән ясап җитешергә иде. Менә мари авылы күренеше булыр иде бу. Тегермәне, мунчасы, кунак өе, килгән кунакларны әле генә тартылган оннан пешкән коймак белән сыйларга була. Хыяллар күп инде ул....
Хыялланып, матур идеяләр белән янып яшәгән кешеләр янында булып кайткач күңел күтәрелә, әллә ниләр эшләсе, аларның яшәү рәвешен башкаларга да танытасы килә. Ә бу талант ияләренең тагын да яңа, кызыклы идеяләре туып, аларга тормышка ашарга насыйп булсын.
R.S. Бу гына да түгел, алар әле күчеп йөри торган бәдрәф тә ясап куйганнар. Алар аны атка тагып йөртә. Спас ярминкәсендә бәдрәфкә чират торып кәефе кырылган кешеләрне искә төшереп, безнең шәһәр бәйрәмнәре өчен дә бик яхшы булыр иде бу, дип кызыгып та кайттык әле.
Лилия Зиннатова
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев