22 сентябрь 2011 яңалыклары
-
Дөрес туклану - сәламәтлек чыганагы
Балаларның сәламәтлеге көннән-көн начарайган заманда тукландыру мәсьәләсен хәл итүне соңлатырга ярамый. Мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү хакында дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов чыгыш ясады.
-
Яшь чакларга килде кайтасы...
Бер узарга иде урамнарны, Яшь чакларда откан җыр көйләп. Су буенда таллар көтә кебек, Яшьлектәге сөйгән яр белән. Нәкъ менә шушы шигырьдәге кебек, һәркем күңелендә йөргән әлеге хыялларны кәләш булып киенгән алабугалылар үзләре яңадан тормышка ашырды. Узган шимбәдә үткән "Кәләшләр парады" хыялда гына түгел, аны чынлыкта татып карарга мөмкин булуын...
-
Тәгәрмәчле мунча килә
Мунча керәсең килсә, ул хәзер үзе дә килергә мөмкин икән. Күклек авылында мәктәп директоры Иван Николаевич Мельников әллә ниләр уйлап табып, буш вакытларында шул нау-хауларын тормышка ашырып кешеләрне шаккаттырырга ярата. Быел ул җәйге каникул вакытында үзенең хезмәткәрләре белән хәрәкәт итә торган мунча төзегән.
-
“Көзге Вальс-2011”спорт биюләре турниры
18 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә Спорт биюләре буенча "Көзге вальс -2011" Россия турниры узды. Анда Алабугадан "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт биюләре белән шөгыльләнүче 8 кеше катнашты.
-
Автомобильдән башка бер көн
Бу көн ел саен 22 сентябрьдә билгеләп үтелә. Быел Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә велосипед узышы оештырылачак.
-
Халыкка ни җитмәгән?
Узган шимбәдә Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу атнада аларны ике көн, ягъни шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздыру планлаштырыла.