Дөрес туклану - сәламәтлек чыганагы
Балаларның сәламәтлеге көннән-көн начарайган заманда тукландыру мәсьәләсен хәл итүне соңлатырга ярамый. Мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү хакында дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов чыгыш ясады.
Алабуга районы мәктәпләрендә укучыларның туклануы "Гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы" положение нигезендә төзелә. Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның 76 проценты, ә авыл мәктәпләрендә 93 проценты кайнар ризык ашый. Укучыларның ни ашавы аларның яшь үзенчәлекләренә бәйле. 7-11 яшьлекләр өчен кайнар төшке аш - 25 сум 65 тиен булса, 11-18 яшьлекләр өчен ул - 29 сум 04 тиен тәшкил итә. Дәүләт дотациясе - көнгә 4 сум 10 тиен генә. Ә бу акча ипи белән чәйгә генә җитә. Ата-аналар кертеме бер укучыга көнгә 15-21 сум.
Авыл мәктәпләрендә туклану шәһәрнеке белән чагыштырганда, очсызгарак чыга, бу аларның мәктәп яны участогында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәйле. Үзең үстергәнне шикләнми ашарга була. Гомумән, мәктәп ашханәләрендә азык-төлекнең сыйфатына, куллану вакытына таләпләр зур. Нигездә, Татарстан туфрагында үскән яшелчә, җиләк-җимеш, хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт - һәммәсе дә үзебезнеке китерелә. Алабуга районы мәктәпләрен азык-төлек белән төп тәэмин итүчеләр: "Елабужские сласти", "Алабуга сөте", һәм шәхси эшмәкәр Нигъмәтуллин хуҗалыгы, "Расал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Ривал Зарипов әйтүенчә, кайбер очракларда китерелгән продукция сыйфат ягыннан куелган таләпләргә туры килми, сирәк булса да, мондый очраклар күзәтелә һәм азык-төлек кире җибәрелә икән. Сүз азык-төлекнең сыйфатына килеп җиткәч, Геннадий Емельянов укучылар өчен менюда күрсәтелгән кәтлитләрнең нинди иттән ясалган булуы белән кызыксынды. Аның: "Тавык кәтлитләре ясыйсызмы?",- дигән соравына мәгариф идарәсе җитәкчесе кәтлитләрнең бары балыктан һәм эре терлек итеннән генә ясалуын раслады. Район башлыгы үз соравына ачыклык кертеп:
-Яшел Үзән һәм Чаллы шәһәрләренең кайбер мәктәпләрендә укучыларга тавык кәтлитләре әзерләп, аның яртысына ипи кушып, кыйммәт бәягә сату очраклары билгеле булды. Безнең мәктәпләрдә андый хәл булырга тиеш түгел,- дип искәртте.
Соңыннан, без бу хакта ашханәдә эшләүчеләрдән сораштыргач, алар тавык итенннән ясалган кәтлитләрнең куллану вакыты бары 6 сәгать кенә булуын әйттеләр. Димәк, аларны мәктәпләрдә кулланырга ярамый булып чыга.
Укучыларның туклану рационында яшелчә, балык, сөт, ит ризыклары булырга тиеш.
Үзебез күрдек
Икенче татар гимназиясендә быел беренче тапкыр кайнар ашны үз мәктәпләрендә әзерли башладылар. Моңарчы аларга 1 нче гимназия ашханәсендә әзерләп китерәләр иде.
Мәктәп директоры Аяз Галиев моннан бик канәгать: - Безгә әлеге эшне башкарып чыгарга район мәгариф идарәсе, шәһәр Советының икенче округ депутаты Альберт Мәҗитов зур ярдәм күрсәтте,- ди ул.
- Ни өчен ризыкны үзегездә әзерләргә булдыгыз?
- Һәркем мөстәкыйльлеккә омтылырга, алга барырга тиеш. Үзебезнең мәктәптә әзерләүнең уңай яклары шактый.
- Ашханә яңа гына эшли башлаганлыктан, үз кыенлыклары бар, әмма укучылар әзерләнгән азыктан канәгать. Узган атнада 186 укучы ашаса, бу атнада аларның саны 200 булды, ә гимназиядә барлыгы 222 укучы,- ди ашханәдә тәмле ашлар пешерүче Гөлназ Габитова.
Без килгәндә беренче сыйныфлар ашарга кергән иде, алардан: "Сезне тәмле ашаталармы?" дип сорагач, бөтенесе бер авыздан: "Бик тәмле",- дип җавап бирделәр. Тәмледер, ахырда барысының да тәлинкәләре ялап куйган кебек чип-чиста калды.
Кемнәр бушлай туклана?
Быел Алабуга районы мәктәпләрендә 2224 укучы бушлай туклана. Бу барлык укучыларның 30 проценты дигән сүз. Әлеге категориягә күп балалы (өч баладан артык), аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр (ике яки аннан күбрәк бала булса), ятимнәр,тубинфекцияле балалар керә.
Бушлай сөт бирелә
Башлангыч сыйныфларда укучы физик үсеше ягыннан артта калган балалар өчен сөт һәм сөт ризыклары бирелә, моның өчен 5 сум 90 тиен акча каралган. Безнең районда андый балалар саны - 1145.
Мәктәпләрдә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү "Ит булмаганда үпкә тансык", дип түгел, ә чыннан да, балаларның сәламәтлекләрен кайгыртып оештырылган булуын без үзебез күреп инандык.
Л.Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев