Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Халыкка ни җитмәгән?

Узган шимбәдә Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу атнада аларны ике көн, ягъни шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздыру планлаштырыла.

Ярминкәдә бер көндә 50 тонна яшелчә, 30 тонна бәрәңге сатылган. Бәяләр дә алдан вәгъдә ителгәнчә, базарныкы белән чагыштырганда 30 процентка арзанрак. Мәсәлән, бәрәңгенең килосын 8, кишерне-10, чөгендерне - 9, кәбестәне - 6 сумнан алырга була иде.

Ярминкәдә "Вятские Зори", "Юраш", "ХПП" агрофирмалары, "Стахеев" хуҗалыгы иң актив катнашучылар исемлегендә."Вятские Зори" агрофирмасы алабугалыларны бәрәңге, "Юраш" хуҗалыгы - ашлык, "ХПП"- дуңгыз ите, "Стахеев" хуҗалыгы печән һәм салам белән тәэмин итте.

Ярминкәгә бозау ите алырга дип килүчеләрнең генә кәефе кырылды. Беренчедән, ул бар кешегә дә җитмәде, икенчедән аның бәясе дә вәгъдә ителгән 180 сум түгел, ә 200 сумны тәшкил итә иде. Әллә иртә башлаган эш хәерле, дип яшәргә өйрәнгән авыл хезмәтчәннәре сигезенче яртыда ук аны сатып бетергән, әллә ул аз күләмдә алып киленгән иде... Һәрхәлдә, район башкарма комитетының сәүдә бүлеге җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов икенче атнага бу проблеманы хәл итеп, теләгән һәркемгә ит җитәрлек булыр дип ышандырды.

Күп кенә алабугалылар мөгезле эре терлек алырга да теләк белдергән, аларның да заказлары җыелып, икенче атнада теләекләре канәгатьләндерелерегә тиеш. Быелгы ярминкәне оештыручыларны тагын бер шаккаттырган нәрсә, ул берничә сәгать дигәндә алып килгән барлык печән белән саламның сатылып бетүе булган.

Район башлыгы бу хакта белгәч, димәк барлык мал асраучыларны да салам һәм печән белән тәэмин итү программасы тиешенчә эшләми булып чыга, дигән нәтиҗәгә килде. Печән һәм салам сатып алучыларның да авылдан яки шәһәрдән булуын ачыкларга кирәк диде. Шәһәрдә мал асраучыларга да бу программа нигезендә печән белән салам бирелергә тиешлеген искәртте.

Алга таба, күрү буенча инвалидлар теләге белән, Вятские Зори агрофирмасы УкупрПласт тирәсендә дә бәрәңге һәм яшелчәләр сату оештырачак.

Район башлыгы бу атнада ярминкәләрдә һәр авыл җирлеге катнашып, халык соравы тулысынча канәгатьләндерелергә тиеш, дигән бурыч куйды.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250