Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Яшь чакларга килде кайтасы...

Бер узар­га иде урам­нар­ны, Яшь чак­лар­да от­кан җыр көй­ләп. Су бу­ен­да тал­лар кө­тә ке­бек, Яшь­лек­тә­ге сөй­гән яр бе­лән. Нәкъ ме­нә шу­шы ши­гырь­дә­ге ке­бек, һәр­кем кү­ңе­лен­дә йөр­гән әле­ге хы­ял­лар­ны кә­ләш бу­лып ки­ен­гән ала­бу­га­лы­лар үз­лә­ре яңа­дан тор­мыш­ка ашыр­ды. Уз­ган шим­бә­дә үт­кән "Кә­ләш­ләр па­ра­ды" хы­ял­да гы­на тү­гел, аны чын­лык­та та­тып ка­рар­га мөм­кин бу­лу­ын...

Го­мер уз­ган са­ен, һәр­кем ба­ла­ча­гын, яшь­лек ел­ла­рын са­гы­нып ис­кә ала. Ул ел­лар­га ки­ре әй­лә­неп кай­тып бул­ма­я­ча­гын бе­лә то­рып, ке­ше хы­я­лын­да гы­на бул­са да, уз­ган тор­мыш сук­мак­ла­ры буй­лап ка­бат-ка­бат уза. Бу - та­би­гый ха­ләт.

Ре­дак­ция кол­лек­ти­вы күп­тән ин­де га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз бе­лән бер­лек­тә "Кә­ләш­ләр па­ра­ды" уз­ды­ру ту­рын­да хы­ял­ла­на иде, чөн­ки күр­ше­дә­ге зур шә­һәр­ләр­дә ул күп­тән оеш­ты­ры­ла һәм без­не, ала­бу­га­лы­лар­ны көн­ләш­те­реп, Ала­бу­га шә­һәр­ле­ге­нә ки­леп кү­ңел ача, рә­сем­гә тө­шә иде. Без алар­дан ким­ме әл­лә?

Баш мө­хәр­рир Гөл­шат Сол­та­но­ва бу хы­я­лы­быз­ны тор­мыш­ка ашы­ру өчен бө­тен кө­чен куй­ды, бар­лык оеш­ты­ру эш­лә­ре аның җил­кә­се­нә төш­те: спон­сор­лар эз­ләү, флаг­лар, па­кет­лар, ка­лен­дарь­лар ясау һәм оеш­ты­ру­чы парт­нер­лар бе­лән элем­тә то­ту. Ул гы­на да тү­гел, үзе дә туй күл­мә­ге ки­де, га­и­лә­се бе­лән бер­гә көн буе па­рад­ны әй­дәп бар­ды. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, па­рад­та без­нең кол­ле­га­лар да бар иде.

Ме­нә ул кө­тел­гән көн ки­леп тә җит­те. Һа­ва сал­кын­ча, көн­нәр елак тор­ган­га кө­ен­сәк тә, хо­дай­ның рәх­мә­те бе­лән шим­бә көн шул­ка­дәр җы­лы, ма­тур, аяз бул­ды. Шә­һә­ре­без гөр кил­де! Ха­лык ап­ты­раш­та: ни бул­ган? Бу ка­дәр кә­ләш­ләр ка­ян кил­гән? Шә­һәр­нең та­ри­хи өле­шен­дә урам ту­ты­рып, үт­кән-сүт­кән­нәр­нең игъ­ти­ба­рын җә­леп итеп, шул ук ва­кыт­та кай­чан­дыр ак күл­мәк ки­гән бә­хет­ле көн­нә­рен ис­кә тө­ше­реп, өч дис­тә­ләп кә­ләш төс­ле шар­лар. флаг­лар то­тып уз­ды. Ан­нан алар па­ро­ход ке­бек озын "хам­мер"­га һәм ав­то­бус­ка тө­я­леп, үзәк­кә юл тот­ты.

ЗАГС би­на­сы янын­да ни­ках­ла­шыр­га кил­гән яшь пар­лар алар­ны сө­е­неп кар­шы ал­ды: туй көн­нә­рен­дә шун­дый сюрп­риз кем­гә тә­ти! Тик яшь­лек­лә­ре арт­та кал­ган кә­ләш­ләр үз­лә­рен кыю тот­ты: алар яшь кия­ү­ләр­не "ау­лар­га" ке­реш­те, әм­ма те­ге­лә­ре сөй­гән­нә­ре­нә туг­ры­лык­лы бу­лып чык­ты. Язы­лы­шу тан­та­на­сы­на кил­гән ку­нак­лар ара­сын­да яшь, ма­тур ха­ным­нар­га күз кы­су­чы­лар да та­был­ды, кай­бер әр­сез­лә­рен бе­раз шел­тә­ләп алыр­га да ту­ры кил­де.

Яшь пар­лар­ны кот­лап, алар­га бү­ләк яса­гач, "кә­ләш­ләр" ко­лон­на­сы Боз са­ра­е­на юл ал­ды. Алар­ны ан­да кө­тә­ләр иде ин­де. Ап-ак күл­мәк ки­гән кә­ләш­ләр ти­ме­ра­як та­гып боз өс­те­нә чык­ты: су­да йөз­гән ак­кош­лар ке­бек те­зе­ле­шеп бас­кач, чит­тән кү­зә­тү­че­ләр аһ ит­те! Ме­нә кай­да ма­тур та­ма­ша! Кай­бер­лә­ре­нең боз­га бе­рен­че тап­кыр гы­на аяк ба­су­ы­на ка­ра­мас­тан, кә­ләш­ләр сы­нат­ма­ды: баш­ка­лар­га то­ты­нып, ә кай­чак боз өс­те­нә ава-ава, алар рә­хәт­лә­неп кү­ңел ач­ты. Боз өс­тен­дә егы­лып кал­са­лар да, зар­ла­ну­чы та­был­ма­ды. Без па­рад­та кат­на­шу­чы­лар бе­лән әң­гә­мә дә үт­кә­реп ал­дык.

- Ни өчен па­рад­та кат­на­шыр­га бул­дыгыз? Сез­не нин­ди хис­ләр би­ли?

Миләүшә Гарифуллина, шәфкать туташы:

- Бе­рен­че­дән, туй күл­мә­ген ка­бат ки­еп ка­рый­сым, бе­раз гы­на бул­са да көн­дә­лек тор­мыш­тан ка­чып, кү­ңел­не кү­тә­рә­сем кил­де. Икен­че­дән, без­гә ка­рап баш­ка­лар да ку­ан­сын, яшь­лек­лә­рен ис­кә тө­шер­сен дип ты­рыш­тык. Югый­сә го­мер ди­гә­нең бик тиз үтеп ки­тә, ә тор­мыш гел бер төр­ле ага да ага. Алай яшәр­гә яра­мый, ак­тив­лык ки­рәк. Өчен­че­дән, ун­си­гез яше­мә кайт­кан­дай бул­дым, чөнки без беренче тапкыр нәкъ менә шушында боз сараенда танышкан идек. Ми­ңа бү­ген бик кү­ңел­ле, рә­хәт. Оеш­ты­ру­чы­лар­га зур рәх­мәт!

Тә­рә­зә­лә­рен­нән "А­ла­бу­га ну­ры", "Но­вая Ка­ма" га­зе­та­ла­ры - бе­рен­че га­зе­та­лар" ди­гән флаг­лар җил­фер­дә­теп, күп­ләр­нең Аб­ра­мо­вич ке­бек бай кияү та­бу хы­я­лын як­тыр­тып, аның зур порт­ре­ты бе­лән "Хам­мер" ли­му­зи­нын­да бар­ган кә­ләш­ләр­не кү­реп, 37 нче ки­бет һәм ба­зар янын­да­гы ха­лык та­гын бер кат аһ ит­те: ба­ры­сы да бу та­ма­ша­ны кү­рер­гә те­ләп, урам­га ашык­ты. Нин­ди бай кә­ләш бу, ә? Җит­мә­сә, ал­дан бай­кер­лар оза­та ба­ра. Бәй, ала­ры­на да кә­ләш­ләр утыр­ган лә­ба­са! Мон­дый хик­мәт­не кем күр­гән дә, кем бел­гән?

Ала­бу­га шә­һәр­ле­ген сы­рып ал­ган туй кор­теж­ла­ры бил­ге­лән­гән мәй­дан­га сы­еш­мый­ча, чит­тә тук­та­лып ка­лыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Па­рад­ны оеш­ты­ру­чы­лар­ның: "Бү­ген Ала­бу­га­да бе­рен­че тап­кыр "Кә­ләш­ләр па­ра­ды" уза. Ан­да уз­ган ел­лар­да­гы 25 кә­ләш кат­на­ша, иң яшь кә­ләш­кә ни­ба­ры 15 яшь!" - дип мик­ро­фон аша бел­де­рүе бе­лән һәр­кем алар­га та­ба якын­лаш­ты. Фо­то­ап­па­рат­лар черт-черт итеп ке­нә тор­ды. Бү­ген ни­ках­лаш­кан пар­лар мо­ңа ае­ру­ча шат иде. Ике бәй­рәм бер­гә ку­шыл­ды, ис­тә­лек­кә нин­ди ма­тур рә­сем­нә­ре бу­ла­чак!

Без узып ба­ру­чы­лар­га да, туй бәй­рә­ме итү­че­ләр­гә дә со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­тек: - Сез­гә мон­дый бәй­рәм­нәр ошый­мы? Нин­ди хис­ләр ки­че­рә­сез?

Нә­зи­лә, 52 яшь:

- Бик ошый. Шә­һәр бү­ген ник гөж ки­лә ди­сәм, бик ма­тур бәй­рәм оеш­тыр­ган­сыз икән. Кү­ңел ка­я­дыр аш­кы­на, хис­ләр яңа­ра, оча­сы, би­и­се ки­лә. Афә­рин! Шун­дый бәй­рәм­нәр күб­рәк бул­сын иде!

Ирек, 34 яшь:

- Үзем ка­бат өй­лән­гән­дәй хис ит­тем. Ха­тын­га да икен­че ел­га кат­на­ша­чак­быз, дип бер­ке­теп куй­дым, чөн­ки кә­ләш­ләр ара­сын­да та­ныш­ла­ры­быз да бар. Га­и­лә­лә­ре бе­лән бер­гә кил­гән­нәр. Бер­гә­ләп рә­сем­гә дә төш­тек. Ала­бу­га­лы­лар кү­ңе­лен­дә ка­лыр­лык кү­ңел­ле бәй­рәм, мо­лод­цы!

Шә­һәр­нең та­ри­хи өле­шен­дә баш­лан­ган бәй­рәм ка­ла­быз­га ни­гез сал­ган бол­гар әми­ре Иб­ра­һим бән Мө­хәм­мәд- I һәй­кә­ле янын­да дә­вам ит­те. Кә­ләш­ләр мон­да ис­тә­лек­кә фо­то­га төш­те, кон­курс­лар­да кат­наш­ты. Ан­на­ры алар­га "Кә­ләш­ләр па­ра­ды"н оеш­ты­ру­чы­лар - "А­ла­бу­га ну­ры", "Но­вая ка­ма" га­зе­та­ла­ры ре­дак­ци­я­се, "До­маш­ний" те­ле­ка­на­лы һәм яшь­ләр эше. спорт ида­рә­се әзер­лә­гән бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды, "Го­ро­ди­ще" рес­то­ра­нын­да фур­шет үт­те.

К.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250