Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Толым үстерим дисәң...

Арыш икмәгеннән шампунь

Моның өчен сезгә арыш ипиенең йомшагы һәм эмаль кәстрүл кирәк. Ипи йомшагын ваклап, өстенә кайнар су салырга да ике көнгә ачырга куярга. Ачыган массаны кулыгыз белән тагын бер кат изеп, кулланыр алдыннан йомырка сарысы кушарга. Барлыкка килгән измәне чәчкә сөртергә. Бераз тотканнан соң чиста су белән юарга.

Чәчтән ачы ис килмәсен дисәгез, соңгы чайкый торган суга бераз коры горчица салыгыз. Чәчегезне шампунь белән юарга ашыкмагыз. Кипкәннән соң, аның майлы түгеллегенә үзегезнең дә исегез китәр. Майлы чәчләргә исә ипи янына әчегән сөт яки кефир салырга да була. Мондый шампунь белән юганнан соң чәчләрегез тизрәк үсәр.

Чәч ныгыту чарасы.

Кичтән 6 аш кашыгы солы ярмасына бераз кайнаган салкын су салырга. Шуңа 1 аш кашыгы бал, вакланган әстерхан чикләвеге өстәргә. Иртән торганнан соң әлеге массага зур гына алманы угычтан чыгарырга да берничә кашык каймак, ваклап туралган күрәгә салып болгатырга. Иртәнге аш урынына ашарга. Җәй көннәрендә төрле җиләк-җимешләр дә өстәргә була. Мондый төр ризык чәчне генә ныгытып калмыйча, организмга да хәл кертәчәк.

Һәр көн иртә һәм кич белән 1 аш кашыгы кукуруз, зәйтүн, көнбагыш мае эчәргә кирәк.

Һәр көн саен солы төнәтмәсе эчегез. Йоклар алдыннан 1 стакан солыны 1 литр суга салып кайнатыгыз. 12 сәгать төнәткәннән соң сөзеп, ашар алдыннан ярты стакан эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев