22 февраль 2012 яңалыклары
-
Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне 2012 елның 26 февралендә 11.00 сәгатьтә шәһәрнең "Яшьләр" стадионы һәм Шишкин буаларында Май чабу бәйрәмендә катнашырга чакырабыз.
-
Хәйрия концерты
22 февральдә Мәдәният сараенда кичке 17 сәгатьтә хәйрия концерты була. Анда Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева һәм татар эстрадасының башка җырчылары катнаша. Концертка керү бушлай. Рәхим итегез!
-
Бәйрәм бүләге
Район башлыгы Геннадий Емельянов 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан пенсионерларга матди ярдәм күрсәтергә дигән карар кабул итте.
-
Билгеләнү
Алабуга муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе итеп Таһирҗан Әндәрҗанов билгеләнде.
-
Иң активларга – район башлыгы стипендиясе
Алабугада беренче район студентлар форумы узды. Студентлар белән очрашу вакытында район башлыгы Геннадий Емельянов актив студентларны өстәмә стипендия белән бүләкләргә вәгъдә бирде һәм шәһәрнең иң яхшы югары һәм урта уку йортына бәйге игълан итте.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Алабуга муниципаль районы Илмәт авыл җирлеге башлыгы Илфат Әнвәр улы Шакиров "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Алабуга: эш нәтиҗәләре һәм перспективалар
Мин бүгенге чыгышым узган ел ирешелгәннәргә генә түгел, бәлки алга таба районыбызны үзен-үзе тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткерү юнәлешендә үстерү яктылыгында алып барылачак. Икенче төрле әйткәндә, быелга һәм якындагы елларга Алабуга муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү эскизын сезнең игътибарга җиткерәсем килә.
-
Алабуга иң эре үзәкләрнең берсе булачак
Узган атнада Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булып, Алабуга муниципаль район Советы сессиясендә катнашты.
-
Пенсия кемгә күпме артты
Газета укучыларның сорауларына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса Баганова җавап бирә.
-
Хокук сагында
Узган атнада шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә хокук бозу һәм җинаятьләр турында 342 хәбәр алынган. Шуларның берсе авыр җинаятьләр категориясенә керә.
-
Толым үстерим дисәң...
Арыш икмәгеннән шампунь
-
Чүлмәктәге балык
Әлеге ризыкны әзерләү өчен 1 килограмм балык ите, ярты стакан он, 1 стакан каймак, 1 стакан шулпа, 7-8 бәрәңге, 3-4 баш суган, 30-40 грамм үсемлек мае, 4-5 ак гөмбә, 50 грамм сары май, 1 баш сарымсак, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр кирәк.
-
Коръән Гиннеслар китабына кертелде
Татарстандагы иң зур басма Коръән Гиннеслар китабына кертелде. Казанга Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән сертификат килде.