Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Иң активларга – район башлыгы стипендиясе

Алабугада беренче район студентлар форумы узды. Студентлар белән очрашу вакытында район башлыгы Геннадий Емельянов актив студентларны өстәмә стипендия белән бүләкләргә вәгъдә бирде һәм шәһәрнең иң яхшы югары һәм урта уку йортына бәйге игълан итте.

Алабуганың беренче студентлар форумы фикер һәм проектлар төрлелеге белән истә калырлык булды. Кайбер инновацияләр озак вакыт уйда йөргәннән соң бу көнне беренче мәртәбә яңгырады, кайберләре дүрт "түгәрәк өстәл" барышында барлыкка килде. "Түгәрәк өстәл"ләр яшьләрне эшкә урнаштыру, ТР яшьләренең аграр берләшмәсен үстерү, волонтерлык, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек темалары буенча инициативалы яшьләрне берләштерде.

Шул ук вакытта шәһәр мәдәният сараенда районның югары һәм урта уку йортлары үзләренең иң кызыклы проектларын тәкъдим итте. Биредә брошюра һәм кубоклы дипломнар, баннер һәм роликлы ноутбук белән плазма экраннар бар иде. Студентларны һәм мәктәп укучыларын берләштерүче республиканың "Волонтер" иреклеләр үзәге үзенең презентациясен әзерләгән.

"Түгәрәк өстәл"ләрдә эш тәмамланганнан соң, форумда катнашучылар район башлыгы Геннадий Емельянов белән очрашты. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, "Татарстан Республикасы студентлар лигасы" президенты Тимур Сөләйманов һәм ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр палатасы рәисе Евгений Ефимов очрашуның мактаулы кунаклары булды.

Форумда катнашучылар (алар арасында Алабуга яшьләре дә бар) уңышлары турында сөйләде, соңыннан район башлыгы аеруча актив студентларны бүләкләде һәм Алабуга районы хакимияте һәм шәһәр студентлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Алабуга районы җитәкчесе Геннадий Емельянов яшьләргә кагылышлы республика программалары белән таныштырды. Бу - ФАПлар төзү һәм аларны капиталь ремонтлау, авылга эшкә кайткан яшь медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү, авыл клубларын төзү һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары.

"Сезнең Алабугада укуыгызны, яшәвегезне, эшләвегезне телибез. Шуңа күрә мин студентларга ярдәм күрсәтү фикерен кабул иттем. Быелдан башлык стипендиясе гамәлгә керәчәк. Иң актив студентларга аена бер мең сум түләп барачакбыз", - диде үзенең чыгышында Геннадий Емельянов.

Мондый яшьләр форумнары даими үткәрелер, башкарма комитет каршындагы югары һәм урта уку йортлары директорлар советы һәм шәһәр студентлар советы актив эш башлар дип үз ышанычын белдерде җитәкче. "Шәһәрнең иң яхшы югары һәм урта уку йорты" бәйгесе башлану турындагы хәбәрне студентлар көчле алкышлар белән каршы алды.

Алга таба очрашу әңгәмә формасында барды. Сораулар күп бирелде, алар арасында шактый кискеннәре дә бар иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы студентлары актив булулары белән башкалардан аерылып торды. Соңыннан Евгений Ефимов ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова белән КФУның Алабуга институты студентлары өчен аерым очрашу үткәрде.

Форумның төп фикере: безнең өчен кемдер барысын да хәл иткәнне көтеп яшисе түгел. Үземнең һәм якыннарымның тормышы яхшырак булсын өчен ниләр эшләдем дип, беренче чиратта үзебездән сорарга кирәк.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250