Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Хокук сагында

Узган атнада шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә хокук бозу һәм җинаятьләр турында 342 хәбәр алынган. Шуларның берсе авыр җинаятьләр категориясенә керә.

15 февральдә төнге сәгать бердә билгесез ир-атлар Мәрҗәни урамы, 7 нче йорт подъездында 23 яшьлек егетнең дүрт кәрәзле телефонын, көмеш чылбырын һәм документларын урлый. Кайнар эзләр буенча Казиле һәм Иске Күклюк авылларында яшәүче моңа кадәр хөкем ителгән ике ир-ат тоткарланган. Шулай ук ике талау, җиде урлау, биш мошенниклык очрагы теркәлгән. Моннан тыш Алабуга үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән 16 кеше мөрәҗәгать иткән. Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы тынычланырлык түгел: атна дәвамында барлыгы 66 ДТП теркәлгән, аларда өч кеше зыян күргән, 11 машина йөртүче сәрхүш хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Оператив эшнең уңай нәтиҗәләре дә бар: моңа кадәр башкарылган өч җинаять ачыкланган, өч кәрәзле телефон хуҗасына кайтарылган, эзләүдә булган бер җинаятьче тоткарланган.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев