Пенсия кемгә күпме артты
Газета укучыларның сорауларына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса Баганова җавап бирә.
Февральдән пенсияне арттырдылар, ә ул база һәм иминият өлешеннән тора. Аның кайсы өлеше артты?
- 2010 елга кадәр пенсиянең иминият һәм база өлеше аерым индексацияләнде. Аннан соң пенсиянең база өлеше, тотрыклы база күләме (ТБК) рәвешендә иминият өлешенә күчте һәм индексация вакытында пенсия тулаем арта.
Алабуга һәм Алабуга районында хезмәт пенсиясен 17587 пенсионер ала. Узган ел инфляциясен исәпкә алып, быелның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе 7 процентка күтәрелде. Шул ук вакытта хезмәт пенсиясе составында ТБК да артты һәм 1 февральдән ул 3170 сум 48 тиен тәшкил итә. 2012 елның 1 февраленнән башлап хезмәт пенсиясенең уртача күләме:
- картлык буенча - 8897 сум 36 тиен (567 сум 21 тиенгә арткан);
- инвалидлык буенча - 5944 сум 98 тиен (385 сум 48 тиен);
- туендыручыны югалту - 5983 сум 37 тиен (377 сум 7 тиен)
Апрельдә Рәсәй Пенсия фонды керемнәре арту индексын исәпкә алып, бер пенсионерга якынча 2,4 процент исәбеннән (социаль пенсияләрне 14,1 процентка) хезмәт пенсияләрен өстәмә индексацияләү көтелә.
Апрельдә, пенсияләрдән тыш, социаль түләүләр 6 процентка артачак. Ә быелның август аенда Рәсәй Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның пенсиясен яңадан исәпләячәк. Хезмәт пенсияләрен индексацияләгәндә федераль өстәмә социаль түләү кими. 2012 елның 1 гыйнварыннан федераль түләү 4302 сум тәшкил итә.
Хәрбиләрнең пенсия күләмен махсус түләүләр белән арттыралар. Тагын шундый категория пенсионерлар бармы?
Ветераннар, инвалидлар, балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиациядән зыян күрүчеләр Рәсәй Пенсия фонды линиясе буенча өстәмә айлык түләүләр (ЕДВ) ала.
Өстәмә айлык түләүләрне алучылар социаль хезмәтләр тупланмасы рәвешендә дәүләт ярдәме алуга хокуклы. Моннан тыш, Советлар Союзы һәм РФ Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Олимпия һәм параолимпия уеннары чемпионнары һ.б. тагын өстәмә айлык матди ярдәм ала.
Әни пенсиягә чыга. Тик аның 20 еллык иминият стажына бер елы җитми. Ул хезмәт пенсиясен ала алырмы яки хезмәтнеке бик аз булу сәбәпле аңа социаль пенсия билгеләрләрме?
- Картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү өчен 5 еллык иминият стажы да җитә. 55 яше тулган хатын-кызга, хәтта 20 еллык тулы иминият стажы булмаган очракта да, картлык буенча пенсия билгеләнә. Теләсә кайсы очракта пенсия белән тәэмин итү күләме ул яшәгән региондагы пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк була алмый. Пенсия һәм эшләмәүче пенсионерга бирелүче башка түләүләрне бергә кушкач та яшәү минимумыннан азрак сумма килеп чыкса, аңа социаль өстәмә түләү билгеләнә. Социаль пенсияне хезмәткә яраклы булмаган гражданнарга бирәләр:
- I, II һәм III группа инвалидларына, инвалид балаларга;
- Әти-әнисенең берсен яки икесен югалткан, белем бирү учреждениесенең көндезге бүлегендә укучыларга 18 яшькә кадәр (яки укуы беткәнче, тик 23 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган очракта);
- Төньякның аз санлы халыкларына (ирләргә - 55, хатын-кызларга - 50 яшь);
- Иминият стажы 5 елдан да азрак булган һәм хезмәт пенсиясен алу хокукы булмаган 65 яшькә җиткән ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар.
Әбиемне карарга кирәк булгач эштән китәргә туры килде. Аны караган өчен компенсация алу өчен нинди документлар җыярга кирәк?
- Хезмәткә яраклы булмаган кешене карау сәбәпле эшли алмыйсыз икән, сезгә 1200 сум күләмендә компенсацион түләү тиеш. Аны билгеләү өчен Пенсия фондына гариза, соңгы эш урыны турында язуы булган хезмәт кенәгәсе, эшсезлек буенча пособие алмавыгыз турында мәшгульлек үзәге белешмәсе тапшырырга кирәк. Сез карый торган кешедән - хезмәт күрсәтелә башлаган дата язылган гариза, өлкән кешенең карауга мохтаҗ булуын раслаучы документ (карау инвалид яки инвалид-балага кирәк булган очракта инвалидлык белешмәсе) һ.б.
Хезмәткә яраклы булмаган кешене карау периоды караучының страховой стажына керә һәм ул киләчәктә пенсия билгеләгәндә исәпкә алыначак.
25 ел һәм аннан күбрәк эшләгән шахтер 2011 елдан башлап пенсиягә өстәмә түләү алачак дип язылган иде. Бу башкарылдымы?
- 2011 елдан башлап шахтерларның пенсиясенә айлык өстәмә түләү бирелә. Өстәмә түләү күмер сәнәгате оешмаларының күмер һәм сланец табуның җир асты һәм ачык тау эшләрендә 25 ел яки әйдәүче һөнәр хезмәткәрләре сыйфатында 20 ел эшләп, хәзерге вакытта пенсия алучыларга билгеләнә. Өстәмә түләү күләме тиешле һөнәр буенча эшләү вакыты, уртача хезмәт хакы һәм эш белән тәэмин итүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кергән страховой взнослар суммасына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев