Томауны дәвалау
Томау, дәвалаганда 14 көндә, ә дәваламаганда ике атнадан үтә дигән кызык әйтемне ишеткәнегез бардыр. Даруларга бирелә торган аңлатмаларда, гадәттә, борынга тамызу өчен чыккан тамчыларны 5-7 көннән артык кулланмаска тәкъдим итәләр. Ә калган 7 көндә "җебегән" борынны нәрсә белән дәвалап була соң?
Иң элек шунысын әйтергә кирәк: сүз гадәти салкын тигәндә була торган томау турында бара. Фәндә әлеге томауны көчле вируслы ринит дип атыйлар. Нәкъ менә хәзерге вакытта вируслы ринит хакимлек итә дә инде. Табиб отоларингологлар раслаганча, вируслы ринит өч чордан гыйбарәт. Беренчесе берничә сәгать дәвам итә һәм кеше аны сулыш юлларындагы бер уңайсызлык итеп кенә сизә. Икенче чорда исә суга охшаган матдә бүленеп чыга башлый. Ә өченче чор башлану белән (якынча өченче көнне) әлеге сыекча куера.
Көчле ринитны беренче баскычында ук сизеп алсагыз, йомшарту көченә ия булган майлы тамчылар һәм иммунитетны көчәйтүче интерферон препаратлары, антигриппин, афлубин, иммунал кебек дарулар белән дәвалану хәерлерәк. Борын өстенә (ләкин тишекләренә түгел) җылыту өчен пешкән йомырка, кабыклы кайнар бәрәңге, җылытылган мендәрчекле тоз куялар.
Икенче баскычта, борыннан сулы матдә бүленеп чыга башлагач, борын яхшырак суласын һәм бүленеш кимесен өчен, тамырларны таратучы тамчылардан файдалану бик мөһим. Шулай ук иммунитетны арттыручы дарулар да бик нык ярдәм итә.
Өченче баскычта инде борын тыгылуы көчәйгәч, шулай ук майлы тамчылар кулланырга кирәк.
Әгәр томау 10-14 көн эчендә үтмәсә, табибка күренү зыян итмәс. Чөнки моны гайморитның беренче билгесе, яки даруларга ияләшү дип аңларга кирәк. Борын эчен киптереп даруларны 3-5 көннән дә артык кулланырга ярамый, ә майлы тамчыларны табиб күрсәтмәсеннән башка да 15 көнгә кадәр тамызырга мөмкин. Кайберәүләр, көчле томау төшкәндә майлы тамчылар булышмый, дип уйлый. Әгәр дә әлеге тамчыларны куллану аллергия бирми икән, баш тартырга кирәкми, чөнки алар борын яхшырак суласын өчен түгел, ә инфекция белән көрәшү өчен каралган. Шуңа да тамчылы даруларның уңай нәтиҗәсен кеше тиз генә сизмәскә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев