18 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына – 75 ел!
Туган шәһәребез һәм Алабуга районы өчен мәдәният училищесы -беренче чиратта белем бирү һәм мәдәният үзәге. Быелның ноябрендә училище үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы Татарстандагы иң өлкән уку йортларының берсе. Училищега узган гасырда китапханә техникумы һәм полит-агарту техникумы ачылган 1936 елда нигез салына. 1960 елда илебез...
-
Һәр татар йөрәге синдә
Гөлзадә Әхтәмова үзенең "Ватаным" шигырендә әнә шулай дип язган иде. Әйе, бу юллар Ватаныбызның бөеклеген, гайрәтен, изгелеген чагылдыра һәм шагыйрә иҗатында Ватан белән милләт образы һәрчак янәшә йөри. Гөлзадә апаның бөтен тормышы, иҗаты, көче татарның бөеклеген, мәдәниятле, зур җуелмас тарихлы милләт булуын раслауга, кече ватанының тарихын өйрәнеп халкыбызга җиткерүгә юнәлгән...
-
Балалар бакчасы
Алабуга районында 4310 сабый балалар бакчасына йөри.
-
Кар кызы, син кайда?
Шәһәр мәдәният сарае районыбызның гүзәл затларын IV"Кама буе кар кызы" ачык муниципаль конкурсында катнашырга чакыра.
-
“Балалар университеты” ачык
КФУның Алабуга филиалында 8-12 яшьлек мәктәп укучылары өчен лекцияләр башланды.
-
Беренче кар нәтиҗәләре
Беренче кар яву белән юлда аварияләр саны арткан. 10 ноябрьдән Алабугада 20юл һәлакәте теркәлгән, анда 13 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәтәкрләре мәгълүматларына караганда, иң зур юл һәлакәте 12 ноябрьдә М7 трассасының 1004 нче чакырымында теркәлгән. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итүче Ниссан ТИИДА шоферы ВАЗ 21074 автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелү нәтиҗәсендә...
-
Хакимият белән очрашулар.
Шәһәр мәдәният сараенда һәм НГДУ "Прикамнефть" эшханәсендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алабугалылар белән очрашты.
-
Кыскартулар чын булса да, вакытлы
"SOLLERS-Елабуга"дагы кыскартулар хакында соңгы вакытта төрле имеш-мимешләр еш ишетелә. Фиат автомобильләре җыйган меңнән артык эшченең "Форд"ка нибары 183е генә күчерелгән. Эшчеләрнең бер өлеше эшсез калудан куркып, хафага төшкән. Шул сәбәпле, дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясарга "Соллерс" ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зорников чакырылган иде. Ул әлеге кыскартылуларның сәбәбен һәм вакытлыча гына булуын...
-
Юллар һәм яктылык
Узган кышта ишелеп яуган кар вакытында чистартылды, шәһәр урамнары һәм җәяүлеләр юлы ялт итеп торды дип мактана алмыйбыз, әлбәттә. Бу муниципалитетның техникасыз "ярык тагарак янында" утырып калуына бәйле иде. Кар чистарту белән бәйле килеп чыккан проблемаларның төп сәбәбе ялланган техника саны җитмәүгә түгел, ә эшне оештыруга күп вакыт сарыф ителүгә...
-
Рецепт үлемнән коткарачак
Быелның 15 ноябреннән Республика Президенты кул куйган 78 нче ТР Законы нигезендә составында кодеин булган барлык препаратлар рецепт буенча гына җибәреләчәк.
-
Бер түбә астында
Кичә шәһәр район хакимияте бинасында район башлыгы һәм сәяси партияләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
-
Томауны дәвалау
Томау, дәвалаганда 14 көндә, ә дәваламаганда ике атнадан үтә дигән кызык әйтемне ишеткәнегез бардыр. Даруларга бирелә торган аңлатмаларда, гадәттә, борынга тамызу өчен чыккан тамчыларны 5-7 көннән артык кулланмаска тәкъдим итәләр. Ә калган 7 көндә "җебегән" борынны нәрсә белән дәвалап була соң?
-
Яман чирдән үлән төнәтмәләре
Теләсә кайсы әгъзада яман шеш табылганда, дарулар гына түгел, үләннәр дә файдалы. Бер аш кашыгы кылыч үлән тамыры (аир), 2,5 аш кашыгы әрекмән чәчәге, 5әр аш кашыгы шайтан таягы үләне һәм кара тупыл бөресен ваклап, 1 литр кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 150 шәр грамм эчәләр.
-
Остеопороз – сөяк авыруы
Остеопороз - иң киң таралган сөяк авыруларының берсе. Аның белән нигездә хатын-кызлар авырый.Авыру, яшь барган саен, организмда матдәләр алмашы бозылу сәбәпле барлыкка килә.
-
Кыйгак-кыйгак каз тавышы.
Көннәр көзгә авышты. Менә тагын кыр казларының каңгылдашу тавышы йөрәкне телгәли. Кыйгак, кыйгак... Алар саубуллашу җырын көйләп оча. Узган елны бу вакыйганы бергә күзәткән идек, бабай. Бакчада алмагач төбендәге урындыгыңа утырдың да, кулыңны каш өстеңә куеп күккә карадың. Кыр казларын саныйсың. Йөзеңдә сагышның әсәре дә юк. Табигатьнең бу сихри мизгелен...