Яман чирдән үлән төнәтмәләре
Теләсә кайсы әгъзада яман шеш табылганда, дарулар гына түгел, үләннәр дә файдалы. Бер аш кашыгы кылыч үлән тамыры (аир), 2,5 аш кашыгы әрекмән чәчәге, 5әр аш кашыгы шайтан таягы үләне һәм кара тупыл бөресен ваклап, 1 литр кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 150 шәр грамм эчәләр.
Күләгәдә киптерелгән 1 аш кашыгы бәрәңге чәчәген ярты литр кайнар суда җылы урында өч сәгать төнәтәләр, көненә өч тапкыр, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. Ашказаны яки бавырда яман шеш булганда, чалма чәчәкнең (авышма пион) 10ар грамм тамырын һәм үләнен 40 процентлы 100 миллилитр спиртта 7 көн төнәтәләр. 1 ай буе көненә 3 тапкыр 30-40 ар тамчы эчәләр. 10 көн ял иткәч, курсны кабатлыйлар. Аналыкта яман шеш булганда, 2 аш кашыгы вакланган шайтан таягы үләнен 500 миллилитр суда кайнатып чыгаралар, 10 минут әкрен генә пешерәләр, суытып сөзәләр, бер көндә әз-әзләп эчеп бетерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев