Хакимият белән очрашулар.
Шәһәр мәдәният сараенда һәм НГДУ "Прикамнефть" эшханәсендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алабугалылар белән очрашты.
Очрашу кысаларында Дәүләт Советы рәисе шәһәрдәшләребез сорауларына җавап бирде.
- Балигъ булмаган балаларны бушлай дәвалау турындагы законны кайчан кабул итәчәкләр?
- Бу фикерне мин тулаем куәтлим. Бары тик чыгымнар өлешендә күпме торачагын гына исәпләргә кирәк. Әлеге сорауны без политсоветта хәл итәчәкбез. Һичшиксез, сезнең тәкъдимне мин Президентка һәм республика хакимиятенә җибәрәчәкмен. Әгәр инде анда хуплап чыксалар, бу социаль адымны ясарга да була. Юк икән инде - яхшырак вакытларны көтәргә кирәк.
- 2012 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчәчәк. Киләсе елда республика бюджетында хезмәт хакы фондын 30 процентка булса да арттыруны күздә тотсыннар иде. Башкача булганда бу системага күчүнең мәгънәсе булмаячак бит.
- Татарстан - дотацияләр ала торган республика түгел. Бу акчаларны безгә үз бюджетыбыздан табарга кирәк, чөнки безнең эшчеләр башка республиканыкыларга караганда начаррак яшәргә тиеш түгел.
Фәрит Мөхәммәтшин торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга да җавап бирде.
- Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар ел саен артып тора. Алар үсми тора алмый. Татарстанда инженер инфраструктураның 70 проценты таушалган хәлдә. Ә Рәсәйдә тагын да күбрәк. Капиталь ремонтның исә бөтенләй булганы юк һәм аны ясарга кирәк. Менә шул сәбәпле тарифлар үсә. Татарстанда аз тәэмин ителгән гаиләләргә яклау бирүче программа эшли. Әгәр аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре гаиләнең гомуми кеременең 20 процентын тәшкил итә икән, без субсидия бирәбез. Путин да рәсми рәвештә, киләсе елның беренче яртыеелыгы өчен тарифлар артмаячак дип белдерде. Аннан соң инде барысы да инфляциягә бәйле булачак. Пенсияләр дә ел саен артып тора, аз гына булса да үсеш бар дигән сүз.
- Киләсе елдан полиция лейтенантының хезмәт хакы 50 мең булачак диләр. Ул вакытта нефть сәнәгатендә эшләүче күпме алырга тиеш?
- Полиция, медицина, мәгариф - бу бюджет өлкәсе. Милиционерга аз түләү мөмкин түгел. Без ил буенча аларның санын кыскарттык, полиция дип исем алыштырдык, лейтенант погоныннан башлап эш хакын 30 меңгә һәм аннан да күбрәккә арттырдык.Сез, нефтьчеләр, акционер компания. Шулай булгач, хезмәт хакына кагылышлы сорауларны үзегезнең хакимияткә юллагыз. Әлеге компания эшенә безнең катышу закон тарафыннан каралмаган.
Бу көн рәхмәт сүзләренә дә бай булды. 4 мәхәлләдәге Мәрҗани урамы, 8 йортта яшәүчеләр, йорт белән бәйле проблемаларны вакытында хәл итү өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм чәчәк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев