Юллар һәм яктылык
Узган кышта ишелеп яуган кар вакытында чистартылды, шәһәр урамнары һәм җәяүлеләр юлы ялт итеп торды дип мактана алмыйбыз, әлбәттә. Бу муниципалитетның техникасыз "ярык тагарак янында" утырып калуына бәйле иде. Кар чистарту белән бәйле килеп чыккан проблемаларның төп сәбәбе ялланган техника саны җитмәүгә түгел, ә эшне оештыруга күп вакыт сарыф ителүгә...
Ләкин быел хәлләр уңай якка үзгәрергә тиеш. Шәһәрдә кышын юллар торышы өчен "Горзеленхоз" һәм "Благоустройство" ҖЧҖ оешмалары җавап бирәчәк. Чапаев урамында техника, эш кирәк-яракларын саклый торган диспетчер пункты оештырылган. Быел аз булса да, муниципалитетның үз техникасы да хезмәт күрсәтәчәк. Шул максаттан ЗИЛ автомобиле, ике "Золотая рука" дип атала торган техника, ике трактор төзекләндерелгән. Ялланган техникаларны да исәпләп, кышкы юлларны чистартуда барлыгы 46 техника хезмәт күрсәтәчәк.
Региональ юлларның (поселок ара юллар) торышы өчен "Брус" ҖЧҖ оешмасы җаваплы. Аларның бу хезмәт өчен 25 техникасы бар.
Нократ елгасыннан Хлыстовага кадәрге федераль юл өчен "ТатАвтодор" ҖЧҖ оешмасы җавап бирә. Аларның 33 техникасы бар.
Яңа елдан, моңарчы "Брус" ҖЧҖ оешмасы карамагында булган Әйләнеч шоссе һәм Танайка юлы муниципалитетка күчерелергә тиеш. Ләкин бу юлны тәртиптә тоту өчен бюджетта акча каралмаган булу сәбәпле, шәһәр җитәкчеләре язга кадәр булса да, бу юлларны ничек бар шулай калдыру мөмкинлеген караячак.
Район башлыгы Геннадий Емельянов та юлларның төзек, чиста булырга тиешлегенә аерым басым ясады. Без муниципалитет акчасына әллә ниләр төзи алыр идек, ләкин кемнең генә пычрак ерып, бата-чума йөрисе килер икән? Тигез, чистартылган юллар сәламәтлекләре чикле булганнар өчен аеруча мөһим, дип өстәде. Шуңа да иң беренче чиратта юлларның төзеклегенә игътибар итәргә кирәк, 2-3 елдан шәһәрдә дә авылда да һәр йортка юллар килеп җитәчәк диде.
Яктылык
Алабугада урам яктылыгы өчен 2009 елның 1 маеннан бирле "ЖилЭнергоСервис" ҖЧҖ оешмасы җавап бирә. Ләкин соңгы вакытта урамнарының тиешенчә яктыртылмавы күпләрне борчый торган проблемага әйләнде. Әлеге мәсьлә буенча халыктан шәһәр башкарма комитетына 47 гариза кергән, аларның 43е инде хәл ителгән, ә өчесе буенча әле эш төгәлләнмәгән. Урамнарының кичен караңгылыкка төренеп утыруын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рим Сафиуллин электр линияләрен алыштыру эшләренә бәйле аңлатты.
Л.Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев