Бер түбә астында
Кичә шәһәр район хакимияте бинасында район башлыгы һәм сәяси партияләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы буенча, Алабуга тарихында тәүге мәртәбә төрле сәяси юнәлештәге партияләр аерым-аерым түгел, ә бергәләп тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә карар итте. Моның өчен җәмәгатьчелекне кабул итүнең бердәм системасы булдырылачак, анда алабугалылар теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итә алачак. Кабул итү индивидуаль характерда да, шулай ук сәяси партияләр һәм район башлыгының бердәм кабул итүе формасында да алып барылачак. "Партия йорты"ның кайда урнашачагы инде билгеле - халык "Бердәм Россия", ЛДПР, РФКП һәм "Гадел Россия" вәкилләренә үз сорауларын Казан урамы, 50 нче йорт адресы буенча юллый ала. Ә менә кискен социаль проблемалар, ТКХ, шәһәрне төзекләндерүгә караган мәсьәләләрне Алабуга партияләре лидерлары бергәләп хәл итәргә һәм район башлыгына да ярдәм итәргә карар кылды.
-Күп мәсьәләләр буенча без уртак фикергә килдек, ә иң мөһиме - безнең бер бинада булуыбыз. Минем уйлавымча, шәхси сораулар буенча уртак кабул итү оештырабыз икән, бәхәсле мизгелләр башка булмаячак. Нигездә сораулар бер характерда. Төрле партияләрдә булуга карамастан, безне Алабуга районы һәм шәһәре халкының тормыш-көнкүрешен уңайлы итү максаты берләштерә. Безнең башка максат юк,- диде, партия әгъзаларын килешеп эшләргә өндәп, район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге рәисе Геннадий Емельянов.
Килешүнең мөһимлеге турында ассызыклап, "Гадел Россия" вәкиле Зәкәрий Минһаҗев: "Беренчедән, барлык мәсьәләләрне партия активистлары һәм кызыксынган барлык затлар катнашында бергәләп хәл итү мөмкинлеге биргән эре сәяси орган төзелде. Икенчедән, бу үзара хөрмәт итешүгә китерә, бөтен партияләр бер тигезлектә, бер югарылыкта була. Шәһәрнең мөһим проблемаларын хәл итү өчен, безгә бергә җыелырга һәм район башлыгы белән аралашырга да уңайлы булачак,"- диде.
- Партияләр хезмәттәшлеге булачак сайлауларда сайлаучыларга һәр тавышны исәпкә алу гарантиясен тәэмин итәчәк. Сәяси партияләрнең берләшүе ТКХ, энергия белән тәэмин ителеш, гомуми режимдагы энергия чыганаклары проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу зур плюс, -дип саный РФКП партиясе вәкиле Мансур Гарифуллин.
-Һәр партия бик күп кешеләрне берләштерә. Каршылыклар һәм аңлашылмаучанлыклар азрак булсын өчен, партияләр генә түгел, бәлки кешеләр дә берләшә дигән сүз. Әгәр бәхәсле мәсьәләләр бер бинада хәл ителә икән, каршылыклар булмаячак. Барыбызның да максаты бер - гади кешенең тормышын яхшырту. Әгәр без фикер каршылыкларын бетерәбез һәм бу максатка бергәләп барабыз икән, моннан һәммәбез - партияләр дә, илебез дә, халык та отачак,- дип аңлатма бирде ЛДПР вәкиле Андрей Смирнов.
Бу уңайдан шундый сорау туа: партияләрнең мондый бердәмлеге кебек стандарт булмаган сәясәт аларның индивидуальлеген югалтуга китермәсме. Килешүгә кул кую нәтиҗәләре буенча партия лидерларыннан ишетелгән фикерләргә караганда, халыктан ераклашкан очракта гына партияләр үз йөзләрен югалтачак. "Җәмәгать кабул итүе"нең халыкка ачык булуы, партияләрнең җаваплылыгын көчәйтә һәм уңай нәтиҗәләргә китерә. Чөнки алар алдында әле сайлаулар гына түгел, бәлки халык алдында биргән вәгъдәләрен гамәлгә ашыру бурычы да тора бит.
Налия Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев