Кыйгак-кыйгак каз тавышы.
Көннәр көзгә авышты. Менә тагын кыр казларының каңгылдашу тавышы йөрәкне телгәли. Кыйгак, кыйгак... Алар саубуллашу җырын көйләп оча. Узган елны бу вакыйганы бергә күзәткән идек, бабай. Бакчада алмагач төбендәге урындыгыңа утырдың да, кулыңны каш өстеңә куеп күккә карадың. Кыр казларын саныйсың. Йөзеңдә сагышның әсәре дә юк. Табигатьнең бу сихри мизгелен...
Өйгә мич ризыгы исе таралган. Җылы. Салкында бераз күшеккән, җыерчыклы кулларың белән әбинең кайнар пәрәмәченә үреләсең. Кулың ризыкта. Күзләрең әбидә. Гомер кичкән тугъры юлдашыңа шулкадәр үз итеп, яратып карыйсың. Мондый караш сездәй парларда гына буладыр ул. Кечкенәдән яратам мин сезнең сөйләшүне. Әбинең сиңа беркайчан каршы эндәшкәнен хәтерләмим. Ачуы килсә чыгып китә, тик эндәшми. Аның беркайчан синең каршыңа кайнар ризык куймыйча, табынга утырганы юк. Кибеткә керсә дә ул иң элек "бабай яраткан"тәм-томны сайлый, туңдыргычта да, шкафта да син үз иткән ризыклар. Намаз алдыннан мәчеткә дә әби хәстәрләп җибәрә. Ял көннәрендә балалар янына да сез бергә киләсез. Минем беркайчан да бабайның узенең генә машинага утырып чыгып киткәнен күргәнем булмады. Нинди генә эш булса да, кайда гына барсагыз да бергә. Сезнең бездә кунак булып йоклап калганыгызны да хәтерләмим. "Үз өебезгә кайтып йоклыйк, ачуланмагыз" дия идегез.
Бабайның ахирәткә күчүенә ике ел. Тик күңел һаман аның юклыгы белән килешми. Бу йортның капка төбенә кайтып туктауга, капкадан бераз бөкерәя төшеп ул килеп чыгар шикелле. Чәй табыны артында да күз өйрәнелгән гадәт буенча ул утырган урынны күзли. Буш. Мәчеттән яңгыраган азан тавышында аның тавыш чалымнарын ишетергә телим. Юк. Шкаф башында торган яшел түбәтәеңне дә, хәзер кайтырсың да киеп куярсың шикелле. Ялгышам. Яңа якта паласка җәелгән намазлыкның пары кайда соң? Алып куйганнар. Без киткәндә озатырга ялгызы чыккан әбиемне ялгыз кыр казына охшатам. Капка эскәмиясенә утырып кул болгап калучы бабай җитми.
Бабай матурлыкка, яхшылыкка гашыйк кеше иде. Чәчәкләр яратты. Каберендә көзге салкыннарга бирешмичә утыручы чәчәкләр бездән аңа соңгы истәлек. Баш очында каңгылдашып кыр казлары уза. Кыйгак, кыйгак... Ах, бу күңел сыкравын. Кыр казлары тавышы безнең сине сагыну җыры ул.
Л.Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев