“Балалар университеты” ачык
КФУның Алабуга филиалында 8-12 яшьлек мәктәп укучылары өчен лекцияләр башланды.
Бушлай, сәгать ярымлык фәнни лекцияләрне профессорлар һәм Татарстанның танылгын шәхесләре уздыра. Лекцияләрнең темасы киң кырлы монда: музыка, хокук белеме, химия, физика, астрономия, тарих, археология, математика фәннәре буенча да шактый кызыклы мәгълүмат тупларга була. Лекцияләргә йөрү өчен балага 8-12 яшь булуы шарт. Укулар якшәмбе аена бер тапкыр уза. Балаларын укуга алып килгән өлкәннәр өчен дә тәрбия һәм укыту буенча файдалы мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге каралган.
Тулырак мәгълүматны: 7-54-21, 7-55-02, 917-250-30-30 телефоннары аша һәм egpu.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев