Остеопороз – сөяк авыруы
Остеопороз - иң киң таралган сөяк авыруларының берсе. Аның белән нигездә хатын-кызлар авырый.Авыру, яшь барган саен, организмда матдәләр алмашы бозылу сәбәпле барлыкка килә.
Остеопороз белән авырганда, сөяк тукымасынын структурасы үзгәрә, авырлыгы кими, нәтиҗәдә сөякләр тиз сынучан хәлгә килә.
Сөяк авырлыгы сөякнең төп механик үзенчәлеге санала һәм аның ныклыгының 75-80 процентын тәшкил итә.
Сөякләрнең ныклыгы төрле факторлар: нәселдәнлек, раса, туклану, физик активлык, зарарлы гадәтләр, хатын-кызларда күрем статучы йогынтысында кими.
Сөяк авырлыгы кими башлаган яшь төгәл билгеле түгел.
Хатын-кызларда да, ир-атларда да сөяк матдәсе өченче дистә дәвамында югала башлый дип исәпләнелә.
Хатын-кызларда авыру менопауза башлангач, хатын-кыз гормоннары җитәрлек дәрәҗәдә эшләп чыгарылмаганда барлыкка килә. Гормоннарның үзара бәйлелегенең катлаулы чылбыры сөяк тукымасы яңаруның туктавына китерә, нәтиҗәдә кальций юыла, һәм сөяк уалучанга әйләнә.
Остеопорозның беренче билгеләрен белү өчен, һәркем үз хәлен үзе анализларга тиеш. Диагностикалау өчен ун сораудан торган тест сезгә бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр.
1.Якыннарыгыз арасында юк кына имгәнүдән бот сөяген сындыручылар булмадымы?
2. Юк кына имгәнүдән сөяк сыну очрагы булмадымы?
3. Кайчан да булса елдан артык күрем тукталып тормадымы?
4. 45 яшькә җиткәнче күрем тукталып тормадымы?
5. Ирләр гормоны тестостероп дәрәҗәсе түбән булуга яки җенси көчсезлеккә бәйле сөяк сыну очраклары булмадымы?
6. Озак вакыт калкансыман биз гормоннары, астма яки артритны дәвалау өчен 6 айдан артык глюкокортикоидлар кулланмадыгызмы?
7. Соңгы елларда буегыз өч сантиметрдан артыкка кыскармадымы?
8. Күпләп һәм озак вакыт алкогольле эчемлек кулланмыйсызмы?
9. Эч китү еш күзәтеләме?
10. Көнгә бер каптан күбрәк тәмәке тартасызмы?
Авыруны ничек булдырмый калырга?
Барысын да вакытында эшләсәң, бөтенләй катлаулы түгел икән. Уртача 25 яшьтә сөяк үсү туктала һәм бу яшьтә сөяк авырлыгының югары ноктасы формалаша. Нәкъ менә үсеш чорында "югары пик"ны формалаштыру өчен барлык көчне куярга кирәк. Бу чорда туклануга аеруча игътибар итү зарур.
Дөрес туклану
Һәркем көнгә 1-2 стакан сөт, кефир, йогырт яисә 100 грамм эремчек яки сыр куллануны гадәткә кертергә тиеш. Сөт продуктларыннан тыш кальций шпинат һәм брокколида, кәбестәнең башка төрләрендә, фасоль, чикләвекләр, соя, яшел петрушка, алма, апельсин, томат согында бар. Сөякләрнең минераль балансын тәэмин итү өчен фосфор, магний, фтор, тимер, цинк, марганец, бакыр, шулай ук С һәм К витаминнары кирәк. Безнең рационга бу матдәләр балык, диңгез продуктлары, ит, йомырка, сыра чүпрәсе, көрпә, ногыт борчагы, чикләвекләр, яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән керә.
Хәрәкәт - сөякләрнең сәламәтлеге. Авыруны булдырмас өчен, гимнастика, арка, бот, җилкә мускулларына юнәлдерелгән көч күнекмәләре файдалы.
Үзегез белдеклеләнеп дәваланмагыз, табиб киңәшләрен тотыгыз. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу гадирәк, җайлырак, файдалырак.
Гөлфара Харисова, табибә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев