Рецепт үлемнән коткарачак
Быелның 15 ноябреннән Республика Президенты кул куйган 78 нче ТР Законы нигезендә составында кодеин булган барлык препаратлар рецепт буенча гына җибәреләчәк.
Алабуга муниципаль районы үзәк хастаханәсе баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, бу гадәти булмаган чара әлеге төр даруларның наркоманнар кулына мөмкин кадәр азрак эләгүен күздә тота.
Кодеин - опиум алколоиды. Гадәттә ул ютәлне басу өчен һәм авыртуны баса торган компонент буларак кулланыла. Наркотикларга бәйле затлар кодеинлы препаратларны очсызлы наркотик ясау өчен куллана. Аларны куллану нәтиҗәсендә организмның нейрогормональ һәм эндокрин системалары тиз арада таушала. Иммунитетның зәгыйфьләнүе сәбәпле, тән тиресе һәм эчке органнар эренле яра белән зарарлана, гомумән, кан агулана. Җитмәсә, составында кодеин булган препаратлардан ясалган наркотикка организм тиз ияләшә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы кодеинлы препаратларны аптекалардан рецепт нигезендә генә җибәрү срокларын берничә тапкыр кичектерде, чөнки илебездә 50 миллион чамасы кеше мондый препаратларны ютәлгә каршы һәм авыртуны басучы препарат буларак куллана. Нигездә, болар - үз тәҗрибәләренә таянып һәм күп еллар сыналган препаратларны кулланучы өлкән яшьтәге кешеләр. Шулай итеп ведомство фармакологик препаратлар җитештерүчеләргә мондый даруларны кодеинсыз җитештерү өчен билгеле бер вакыт бирде булып чыга.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2011 елның 4 ноябрендә кабул ителгән 1450 нче приказы нигезендә составында кодеин яки аның тозлары аз күләмдә булган һәм рецепт белән җибәрелә торган дарулар исемлеге расланды. Болар: "Коделак", "Пенталгин", "Сантопералгин", "Седал-М-2", "Седалгин-НЕО", "Пенталгин- Н-2", "Пиралгин", "Терпинкод", "Сантотитралгин", "Тетралгин", "Солпадеин", "Кодеин+ Парацетамол", "Коделмикст", "Юниспаз", ""Но-шпалгин","Терпинкод Н", "Пентабуфин", "Нурофен плюс Н," "Пенталгин Плюс", "Коделак фито", "Каффетин", "Квинталгин", " Тедеин", "Теркодин","Проходол форте", "Паркоцет".
Үзәк аптека мөдире урынбасары Илсөяр Хөсниярова аңлатканча, шәһәр аптекаларында кулга рецептсыз бирелә торган, составында кодеин булмаган, әмма аны алыштыручы һәм нәтиҗәле тәэсир итүче дару препаратлары җитәрлек. Ә менә "Солпадеин","Коделак" кебек препаратларны үзәк аптекадан алырга була, әмма бер рецептка ике данәдән артык түгел.
Наилә Баязитова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев