Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына – 75 ел!
Туган шәһәребез һәм Алабуга районы өчен мәдәният училищесы -беренче чиратта белем бирү һәм мәдәният үзәге. Быелның ноябрендә училище үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы Татарстандагы иң өлкән уку йортларының берсе. Училищега узган гасырда китапханә техникумы һәм полит-агарту техникумы ачылган 1936 елда нигез салына. 1960 елда илебез...
Туган шәһәребез һәм Алабуга районы өчен мәдәният училищесы -беренче чиратта белем бирү һәм мәдәният үзәге. Быелның ноябрендә училище үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы Татарстандагы иң өлкән уку йортларының берсе. Училищега узган гасырда китапханә техникумы һәм полит-агарту техникумы ачылган 1936 елда нигез салына. 1960 елда илебез хөкүмәтенең махсус карары нигезендә бу ике уку йорты берләштерелеп, китапханә һәм клуб эше бүлекләре булган Татар Республика культура-агарту училищесы дип атала башлый. Аннан соң 1990 елда ул Татар Республика культура училищесы, 1993 елда Алабуга культура училищесы һәм 2007 елда гына "Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы" дип үзгәртелә.
Бүген әлеге абруйлы уку йортына филология фәннәре кандидаты, доцент Альфира Гыйльмулла кызы Әкбәрова җитәкчелек итә. Озак еллар дәвамында алып барган фидакарь хезмәте өчен ул "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән, 2008 елның 26 апрелендә Макаренко исемендәге орденга лаек булган.
Альфира ханым балачактан ук укытучы булу хыялы белән яна. Мәдәният училищесына ул Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетында 18 ел хезмәт куйганнан соң гына - 2007 елның 17 ноябрендә килә. Монда аны бөтенләй яңа һәм башка кешеләр каршылый, кайсы гына мөгаллимне алма - талант иясе, кайсы гына студентка карама - хәзинә. Ә менә үзе җитәкләгән бу уку йортының киләчәген ул өметле һәм хыялында йөргән үзгә белем йорты итеп күз алдына китерә. Якын киләчәктә үк инде ул колледж булып үзгәртелергә тиеш.
- Альфира Гыйльмулловна, училищеда нинди белгечлекләр буенча укытасыз?
- Кадрлар әзерләү биш белгечлек буенча алып барыла. Болар: "Китапханә эше", "Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык сәнгать иҗаты", "Дизайн", "Эстрада музыка сәнгате", "Актерлык сәнгате". Әлеге һөнәрләрне көндез һәм читтән торып үзләштерергә була. Уку срогы уртача өч ел. Уку тәмамланганнан соң, яшь белгечләргә дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирелә.
- Ә менә сез әзерли торган белгечлекләргә ихтыяҗ бармы?
- Училище карамагында Эшкә урнаштыру үзәге эшләп килә. Быел училищены тәмамлаган 65 кеше Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы юлламалары буенча эшкә җибәрелде. Әйтергә кирәк, училищены тәмамлаучылар көндәшлеккә сәләтле булулары белән аерылып тора, әле берсенең генә дә эшсез калганы юк, аларга ихтыяҗ кимеми. Һөнәри һәм иҗади яктан үсәргә, социаль һәм һөнәри мөмкинлекләрен күрсәтергә омтылышлары көчле. Бу максатлардан чыгып фикер йөрткәндә, һөнәри белем бирүдә социаль партнерлык мөһим элементларның берсе булып тора. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, шулай ук Казан консерваториясе, Татар бизнеска булышлык институты (ТИСБИ) һәм җирле ЕЛГИИТ уку йортлары белән бер кластерга керә. Шулай булгач, училищены тәмамлаган укучыларыбыз, алга таба югары белем алу өчен, шушы уку йортларының теләсә кайсына кереп укый ала дигән сүз.
-Студентлар тормышында производство практикасы нинди мәгънәгә ия?
- Белем бирү программасының төп состав өлеше булган производство практикасына без аеруча игътибар бирәбез. Ул китапханәләр челтәрендә, мәгълүмати үзәкләрдә, мәдәният йортлары һәм сарайларында, яшьләр үзәкләрендә, иҗат коллективларында һәм башка мәдәният учреждениеләрендә алып барыла. Яңа белгечлекләр кертелү белән, практика үтү башка шәһәрләрдә рәсем һәм архитектура сәнгатен өйрәнү, пленэрлар, сәхнә һәм концерт практикалары белән тулыланды. Моннан тыш, кайбер төр практикаларны студентлар Алабуга, Минзәлә, Яр Чаллы драма театрлары һәм мәдәният сарайлары базасында үтте. Һәр студент гамәли эшчәнлекләрен раслау өчен, практик эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча портфолио әзерләде.
- Сезнең студентлар шәһәрнең мәдәният тормышында актив катнаша. Милли бәйрәмнәр алар катнашыннан башка узмый...
- Училищеда туган телдә белем бирүгә, милли сәнгатьләргә, фольклорга зур игътибар бирелә. Студентлар "Сабантуй", "Нәүрүз", "Май чабу" кебек милли традицион, шулай ук киң масштаблы "Җиңү көне", "Спас ярминкәсе" һәм һөнәри бәйрәмнәр "Халыкара бию көне", "Музыка көне"н әзерләүдә, үткәрүдә катнашалар. Соңгы елларда татар диаспорасы чакыруы буенча студентлар һәм укытучылар Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләрендә һәм аны үткәрүдә актив катнашып килә. Училищеның визит карточкасына әйләнгән вокаль ансамбльләр (рус, татар, татар-керәшен), халык уен кораллары оркестры, тальянчылар, кашыкчылар ансамбле, театр һәм хор коллективлары, дизайн иҗат лабораториясе, студентлар клубы һәм төрле юнәлешле берләшмәләр - Халыкара, Бөтенроссия, Республикакүләм конкурслар һәм "Йолдызлык", "Бию әйләнәсендә", ТРның яшь талантлары", "Дулкыннар", "Катнашалар" фестивале җиңүчеләре.
- Тик менә баланы кызыксындырып, аны үзе артыннан ияртә, һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшендерә, тирән белем бирә торган укытучылар булмаса, яхшы нәтиҗәләргә түгел, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү дә мөмкин түгел...
- Әйе, сез хаклы. Алабуга мәдәният училищесында бөтен сәләтләрен, көчләрен студентларга багышлаган талантлы, кабатланмас укытучылар коллективы эшли. Бездә тугыз укытучы атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә, икесе ТРның атказанган укытучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе һәм биш кеше "Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Алар барысы да шәһәрдә билгеле һәм хөрмәтле кешеләр.
- Укытучылар үзләренең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә ничек эшлиләр?
- Халыкара һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә фәнни докладлар белән чыгыш ясыйлар. Алдынгы эш тәҗрибәсен пропагандалау максатыннан училищеда "Укытучы елы" конкурсы үткәрелде. Училище укытучылары фәнни-методик эш белән актив шөгыльләнә. Софья Рифкатовна Сапожникова һәм Алина Николаевна Парамонова авторлыгында стильле татар милли киемнәре модельләре белән "Чибәркәй" дип аталган буяу китабы нәшер ителде, укытучыларыбыз катнашында шагыйрьләр һәм язучыларыбызның Алабуганың меңьеллыгына багышланган әдәби әсәрләре җыентыгы басмага әзерләнде, Ольга Владимировна Опарина тарафыннан ноталы материаллар тупланган методик әсбап чыгарылды.
- Тагын ирешкән башка уңышларыгыз турында да әйтеп китегез әле...
- Дизайн белгечлеге студентлары һәм укытучылар Региональ фестивальдә катнашты. Аларның иҗади эшләре, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңеп, дипломга лаек булды. 2011 елның мартында училищеда традицион "Алло, без талантлар эзлибез" ачык республика конкурсы үтте. Конкурста өч йөзгә якын кеше катнашты. Училище советы карары нигезендә "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсында җиңүчеләр уку йортына керү имтиханнарыннан тыш кабул ителә. Узган елда бу программа нигезендә сигез студент кабул ителде.
Алия Сираева
Фото
Училище директоры Альфира Әкбәрова Макаренко ордены иясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев