20 апрель 2012 яңалыклары
-
Эдуард Полянцев истәлегенә багышлана
Бүген Алабугада балалар командалары арасында шайбалы хоккей буенча ачык турнир башланды. Турнир юл һәләкәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булган "Көмеш бүреләр" командасы спортчысы Эдуард Полянцев истәлегенә багышлана. Ярышларда Татарстаннан һәм Рәсәйнең башка регионнарыннан килгән яшүсмерләр командалары катнаша. Турнир өч көн барачак. Уеннарга нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 22 апрельдә булачак.
-
Коръәннең “Казан басмасы” юбилее
Россиядә беренче Коръән нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан, 2012 ел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителгән иде. Ул Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында уздырыла.
-
Янәдән лидерлар рәтендә
Алинә Сәлимуллина тхэквондо буенча Татарстан кубогында беренче булды.
-
Дөм-Дөмлеләр отчет тотты
Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге составына Дөм-Дөм һәм Айталан авыллары керә. Биредә барлыгы 293 кеше яши, шуларның 95 проценты - татарлар. Авыл җирлеген Рафаил Бәдретдинов җитәкли.
-
Безнең марка!
"Алабуга ит-консерва комбинаты" 2011 елда 990 тонна казылык эшләнмәләре, миллион банкадан артык консерва, 200 тонна ярымфабрикат саткан. Шулай итеп, комбинат дәүләткә 14 миллион сумлык салым җыйган, җирле салым исә 1,5 миллион сум тәшкил иткән.
-
Рөстәм Миңнеханов Медведевка Алабуга турында сөйләде
Рәсәй Президенты Дмитрий Медведев белән соңгы очрашуы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисад стратегиясе турында сөйләде.
-
Канатлы барска Болгар җирендә урын табылырмы?
Мәгълүм булганча, Изге Болгар җирлегендә урнаштырылачак 12 метрлы "Саклаучы" скульптурасы татар җәмәгатьчелегендә зур тавыш куптарды. Дин әһелләре, тарихчылар, иҗат интеллигенциясенең борчылуы урынлымы? Ни өчен алар Канатлы барсны кабул итә алмый? Газета укучыларыбызга азмы-күпме шул турыда бераз мәгълүмат биреп үтик әле.
-
Икенчел чимал: коткарырга һәм эшкәртергә
Кышкы тәнәфестән соң без "Экополюс" белән яңадан "Икенчел чимал.Икенче тормыш" акциясен яңартып җибәрдек. Әйтергә кирәк, аның мөһимлеге торган саен арта һәм заруррак була бара.
-
Вакцинация – котыру авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы
Котыру - аеруча куркыныч авыру. Авыру китереп чыгаручы вирус үзәк нерв системасында үрчи һәм организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга киләләр, этләр белән сугышалар.