13 апрель 2012 яңалыклары
-
13 апрель 2012 - 11:19Алабуга өстендә шарлар очаШәһәр өстендә беренче мәртәбә шарда очуга рөхсәтне, шар хуҗасы Эмиль Гилаев озак вакыт алырга тырыша. Һәм, ниһаять, балалар йортында тәрбияләнүче 16 балага ул кичә матур бәйрәм бүләк итә алды. Бәйләүдәге һава шарында беренче очыш Космонавтика көненә багышланды.
-
13 апрель 2012 - 11:13Бәйрәм уңаеннан автобус хәрәкәтеПравославныйларның олуг бәйрәме - Изге Пасха бәйрәме уңаеннан, гражданнарга уңайлы булсын өчен, 2012 елның 14 апреленнән 15 апрельгә каршы төндә шәһәр буенча 4 нче һәм 8 нче маршрут автобуслары 10 минутлык ара белән хәрәкәт итәчәк.
-
13 апрель 2012 - 11:09Юл хәрәкәтендә чикләүләрУзган сишәмбедә үткән видеобрифингта Татарстан Республикасы юлларында авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелү турында сүз барды.
-
13 апрель 2012 - 11:05Икмәк – тиңсез хикмәт"Алабуга икмәк комбинаты" предприятиесе Олы көн уңаеннан "Сувенир" исемле бәйрәм прәннеге чыгарачак.
-
13 апрель 2012 - 11:01Пенсионерлар көч сынаша10 апрельдә Алабугада өлкән яшьтәгеләр өчен IT-олимпиаданың муниципаль туры узды. Олимпиадада 2011-2012 уку елында компьютер белеме курслары үткән 11 пенсионер катнашты.
-
13 апрель 2012 - 10:59Яңа министрРоссия Федерациясе Эчке эшләр министры армия генералы Рәшит Нургалиев Әсгать Сәфәровны ТР Эчке Эшләр министры вазифасыннан азат итте. РФ Президенты Дмитрий Медведев бу турыдагы Указга кул куйды.
-
13 апрель 2012 - 10:52Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәкУзган сишәмбедә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында резидент-компанияләр, Алабуга муниципаль районы, югары уку йортлары һәм республиканың мәшгульлек үзәкләре, шулай ук бу өлкәдә кызыксынган затлар белән МИЗ өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе тикшерелде.
-
13 апрель 2012 - 10:38Ишектән кусалар, тишектән керәләр...Ил җитәкчелеге торым-торымга аппаратны басып алган чиновникларны кыскартып тора, тик ни хикмәт, алар һаман үрчегәннән-үрчи.
-
13 апрель 2012 - 10:31Ачык ишекләр көнеРәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча идарәсе хәбәр итә.
-
13 апрель 2012 - 10:24Раушания чәкчәкләреУрысның кунак чакырганда төп күчтәнәч-бүләге каравай, итальянның спагетти булган кебек, татарның ерак тарих төпкеленнән үк килгән сый-нигъмәте, дәрәҗәле кунакларны каршылаганда да, туган-тумачаны яисә туй мәҗлесенә килүчеләрне җыеп кадер-хөрмәт күрсәткәндә дә иң әүвәл тәкъдим иткәне - чәкчәктер.
-
13 апрель 2012 - 10:05Хокук һәм вәзгыятьУзган атнада шәһәр һәм районда 348 җинаять һәм хокук бозу теркәлгән. Бу турыда Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев сөйләде.