30 апрель 2019 яңалыклары
-
Алабуга мөслимәләре мәчет каршында оештырылган “Ислам нигезләрен өйрәнү” курсларын тәмамлаган өчен белешмә алды.
Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә шул уңайдан тантаналы кичә узды. 34 ханым-апалар мәчет каршындагы өч еллык курсларны тәмамлау уңаеннан кулларына белешмә алды.
-
КИЧЕКМӘС ХЕЗМӘТЛӘР
Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, алабугалыларның исенә төшерәбез: кайсы төштә булуыгызга карамастан, гадәттән тыш яки күзалламаган очрак була калганда, сез коткару хезмәтенең бердәм номеры яисә башка түбәндә китерелгәннәрнең берсен сайлап, хәбәр бирә аласыз.
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.