Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мөслимәләре мәчет каршында оештырылган “Ислам нигезләрен өйрәнү” курсларын тәмамлаган өчен белешмә алды.

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә шул уңайдан тантаналы кичә узды. 34 ханым-апалар мәчет каршындагы өч еллык курсларны тәмамлау уңаеннан кулларына белешмә алды.

Искәртик, әлеге вакыйга Алабугада беренче тапкыр оештырыла. Һәм бу белешмәләр бары тик өч ел дәвамында  дәрес калдырмыйча, өзлексез, даими рәвештә укучы ханымнарга гына тапшырылды. Әлеге мөслимәләрнең 20-се көндезге бүлектә,  калган 14-е кичке бүлектә укыды. Аларның уртача яшенә килгәндә, ханымнар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Иң яшь укучыга 40яшь. 

Укулар Җәмигъ мәчетендә атнага ике тапкыр оештырылды.   “Ислам нигезләрен өйрәнү” курсларында укучылар  “Гакыйдә”, “Фикх”, “Тәҗвид”, “Әхлак”, “Сира”, “Хәдис” “Тәсфир” дәресләрен үзләштерде. Курсларны тәмамлагач, мөслимәләр имтихан эшләрен тапшырды.  Имтиханда алар өчен 20 сорау әзерләнгән иде. Ике сәгать дәвамында имтихан тапшыручылар шул сорауларга тулы җавап язды. Искәртик,  әлеге белешмә мөслимәләрнең башлангыч белем алуын раслый һәм махсус уку йортларына кергәндә ярдәмче булып торачак. Бүгенге көндә  “Җәмигъ” мәчете каршында оештырылган “Ислам нигезләрен өйрәнү” курсларына  Алабуганың 80-нән артык  ханымы йөри.

Белешмәләрне тантаналы тапшыру кичәсе  уеннар һәм сорауларга җавап бирү кебек конкурслар белән үрелеп барды. Кичә бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев