Алабуга нуры

Тапшырылмаган имтихан (дәвамы)

Люция ӘБЛИЕВА 

....Дания каршы стенада эленеп торган сәгатькә күз салгалый башлагач, вакытым чыкканын аңладым.
- Рәхмәт, Дания! Арыгансыңдыр, бүгенгә шушы җирдә туктыйк . 
- И дускаем, көтү кайтыр вакыт җитеп килә шул! Әле бер атна булам, диде түгелме? Шалтыратышырбыз, яме. Фәрәзинә үзе дә берсекөнгә кайтып җитәргә тиеш, үзе миннән яхшырак сөйләр иде. 
- Ничектер уңайсыз бит әле...
- Хәзер ул үткәннәренә тынычрак карый, чөнки бүгенгесе матур. Аннан үз авызыннан тыңлавы барыбер икенчерәк бит, шулаймы?!

«Әйе, – дип ризалашам, – аның эчке кичерешләрен үзе кебек берәү дә җиткерә алмаячак».
 Әнкәйләрдә төшке аш ашап утырганда, Даниядән телефоныма хәбәр килеп төште: «Җаең булса, кил, көтәбез!» Ашык-пошык кына капкаладым да, ындыр артыннан Данияләргә җилдердем. Илле яшь тә димәссең! Юк, язасы әйберем канатландырган дип уйламагыз, сабакташымны күрәсе килү теләге шулай итә. Өч елдан артык булып киткән икән күрешмәгәнгә. Франциядән кайткан вакытын бик туры китереп бетереп булмый. Дөрес, без аның белән мәктәп елларында артык дус булмадык. Ләкин соңгы вакытта, апасы Дания белән авыл тарихын бергәләп язарга туры килгәнгә, Фәрәзинә белән якынаеп киттек. Артык еш аралашмасак та (дөнья мәшәкатьләре үзенекен итә), ватсап аша язышып, бер-беребез турында әзме-күпме хәбәрдар булып яши башладык. Фәрәзинәләрнең әти-әниләре илле бишне дә күрми, бер-бер артлы яман чир белән китеп бардылар. Төп йортларын да саклап кала алмадылар: янгын чыгып, юкка чыкты. Шуңа күрә авылда гомер иткән Дания апалары һәм аларның йорты, бертуганнары өчен (алар гаиләдә алты бала үстеләр) әти дә, әни дә, нигез дә. 

Мин килеп кергәндә алар өйдә икесе генә булып чыкты. Сабакташым белән, якын туганнардай кочаклашып күрештек, күзгә яшьләр килде. Бу яшьләр чынлап та эчкерсез иде, чөнки монда бер-беребезне сагыну гына түгел, күңелебезнең зур бер өлешен тәшкил иткән мәктәп еллары да, һәркем үзе генә белгән, яшерен почмакларга яшеренгән ихлас хисләр дә, тагын әллә нинди аңлатып бирә алмый торган, ләкин безне үзенә бәйләп торган туганнардай җепләр дә бар иде.

«Рәфит, комачауламыйм, иркенләп утырыгыз дип, мастерскойга чыгып китте. Минем дә әзрәк эшләрем бар, сез рәхәтләнеп сөйләшегез», – дип, Дания апа кузгала башлады. Фәрәзинә белән икәүдән-икәү генә калгач, мәктәп еллары, укытучылар, сабакташлар хакында сөйләшеп утырдык.
– Дания апам сине тормышымның кайбер эпизодлары белән таныштырып өлгергән икән... 
– Әйе, үзеңнең рөхсәтең бар диде, Фәрәзинә.
– Юк, мин инкарь итмим. Башкаларга сабак булсын дип, ризалык бирдем. Ничек диләр әле? Акыллы – үз хаталарында, зирәк башкаларның хатасында өйрәнә.
- Әйе, син хаклы. 
- Син әзерме тыңларга?
- Әлбәттә!
– Наил белән без өйләнешкән чагында арада олы мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм. Икебез дә бер-беребезне акыл белән сайладык. Мин аның тәртипле, хатын-кызны ихтирам итә торган тыныч холкына игътибар иттем. Ул үзенең хатыны итеп уңган авыл кызын күргән. Тышкы кыяфәтләребез дә уртача гына булгандыр. Чөнки Наилгә күзләре төшеп йөргән, миңа көндәш булырдай кызларны хәтерләмим. Бары аның гел яхшы билгеләренә укуы, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер булуы гына кызларны җәлеп иткәндер. Тик башкалар белән булган мөнәсәбәтләре гадәти дуслыктан артык китмәде. Югыйсә курста гына түгел, бүлектә дә кызлар күбрәк, егетләр күз өстендәге каш кебекләр иде. Мин, әллә ни чибәр булмасам да, артымнан йөргән егетләр әз булды дип әйтә алмыйм. Ләкин, язмыштыр, мин Наилне сайладым. Дуслашып йөргән чакта анардан да идеаль кеше булмагандыр. Гел кинога, театрга, концертларга чакыра, бәйрәм булмаса да, чәчкәләр, кыйммәтле хушбуйлар бүләк итә... Стипендиясен миңа гына бетерә кебек иде ул. Кайчагында уңайсызланып: «Әгәр тагын бүләк белән килсәң, безнең арада дуслык бетә», – дип тә әйтә идем. Тик минем искәртүләрем аның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә иде. Гаиләдә бер бала булуы да, әти-әнисенең акчалы булулары юмарт ясагандыр аны. Мин килен булып төшкәндә аларның ике бүлмәле фатирлары бик гади итеп җиһазландырылган иде. Алар бар тапкан акчаларын кассага җыеп барганнар. Ә бер елны, алар белән яшәгән дәү әнисе лотереяга җиңел машина откан. Әлбәттә, машинаны булачак кайнатам исеменә теркәгәннәр. Шулай булгач, заманы өчен ярыйсы гына бай кешеләр булганнар дияргә дә була. 

Алардагы акча ярату, акча җыю чире Наилгә дә йокты. Илдә үзгәрешләр башлану аның өчен уңай гына булды. Тормыш ул син уйлаганча да, мин уйлаганча да бармый. Аның үзенең язылган да, язылмаган да законнары була. Кешенең холкы да шулайрак. Бернинди каршылыклар, кытыршылыклар булмаганда ул да тыныч кына яши бирә. Ә инде тайпылышлар башланса, ул үзенең чын йөзен күрсәтә башлый. Өйләнешеп яши башлагач, үзебезнең почмагыбыз булмаса да, артык кайгырып тормадык. Ул заманда кайчан да булса фатир алу чираты килеп җитәчәгенә өметебез бар иде. Мин дә, Наил дә эшләгән урыннарыбызда чиратка бастык. Тик, әйткәнемчә, бар да без теләгәнчә бармый шул... Шулай да икенче балабызны табар көннәр җиткәндә, институтның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Сөенүләрнең иге-чиге булмады. Чөнки бернинди уңайлыклар булмаган фатирга шактый гына акча да түләп торыла иде. Тулай торак бүлмәсе бөтенләе белән бушка диярлек. Аш-су әзерләү өчен аерым бүлмәсе булмаса да, мондый шартларда яшәргә студент елларында күнегелгән ич. Аннан Наил дә: «Эшләр шулай яхшы гына барса, бер бүлмәле фатирлык акчаны, кимендә өч-дүрт елда эшләп була», – дип, күңелдә җылылык уятып тора. Көне буе ике бала белән берүземә җиңел булмаса да, түзәргә тырыштым. Хәтта кайчагында Наил куна кайтмаганда да: «Безнең өчен тырыша», – дип, үземне үзем тынычландырдым. 

Ирем эшләп тапкан акчасын, баштарак миңа кайтарып бирсә дә, тора-бара үзгәрде. Тулай торакта акча саклавы куркыныч, әниләргә илтеп куйдым, йә булмаса, акча әйләнештә, дия иде. Мин каршы килмәдем. Көндәлек чыгымнарга декрет һәм әзме-күпме эшләгәндә саклык кассасына җыеп барган акчаларны кулландым. Ул вакытта акчаның кыйммәте югалганнан-югала барганга, җыеп тотуның файдалы түгел икәнен икебез дә аңлый идек. Авылда мал асрап, бакча тотып яшәгән әти белән әни булмаса, авырга туры килер иде. Ләкин алар безне кулларыннан килгән кадәр ярдәмнәреннән ташламады. 

Икенче балабыз кыш көне туды. Ул елны кыш та, яз да бик салкын килде. Шуңа күрә урамга һава суларга чыгуыбыз да сирәгрәк булды. Беренчедән, тулай торакта лифт юк. Бишенче каттан ике бала белән төшеп-менү бик уңайсыз иде. Юк, мин авыл кызы буларак, авырлыклар алдында бирешеп тора торган кеше түгелмен. Шулай да, берсе ике яше дә тулмаган һәм икенчесе берничә айлык кына ике бала әнисенең иртәдән кичкә кадәр, боҗрада әйләнгән тиен халәтендә булганын күз алдына китерүе кыен түгелдер... Наил иртәнге караңгыда, биш тулу белән чыгып китә дә, кичке унберсез кайтмый. Институтта эш башланганчы да, эш сәгате беткәч тә, җиңел машина белән такси хезмәте үти, ә ялларда Ризәлә белән якын-тирә районнарга чыгып китеп, чүпрәк-чапрак сатып йөриләр. Ул елны ялгыз яшәгән түтәй тиешле кешесе үлеп, Ризәлә аның исеменә язылган фатирга күчте. Без яшәгән тулай торактан ике йорт аша гына яшәсә дә, ахирәтем безнең янга бик сирәк килде. 

Баштанаяк сатып-алуга кереп китү, бәлки, вакытын калдырмагандыр. Югары белемгә дә ия булды. Имтиханнарның күбесен Наил сөйләшеп куйдырды, диплом эшен дә тулысынча диярлек эшләп бирде. Шул чакта үзенең диссертациясе турында онытуын берничә тапкыр кисәтүем иремә ошап бетмәде. Ишекне каты итеп ябып чыгып киткән чаклары да булгалады. Югыйсә мин аның файдасына әйткән кебек булган идем... Башка ирләр кебек бала чүпрәге юып, кер үтүкләп, кибеткә йөреп, ашарга әзерләгәндә булышып та җәфаламады. Хатыны – авыл кызы, барысына да үзе өлгерә ич! Хәтта үзенең әниләренә баргач та, юк йомышны бар итеп, чыгып китәргә тырышты. Мин, илле яше дә тулмаган кайнанамны олы кешегә исәпләп (әйтерсең үзем ике бала белән курорттан кайтканмын!), еш кына фатирларын җыештырып, керләр юып, аш-су әзерләп кайта идем. Үзебезнең аерым ашарга әзерләү бүлмәсе булмагач, миңа монда рәхәт кенә! Бәлешен дә салам, салатларын да эшлим, төрле пироглар да ясап алам. Кайнанамның: «Производствода арыта, син рәхәтләнеп өйдә ятасың, менә әзрәк селкенеп алдың әле, язылып киттең», – дигәннәрен шаяртуга алам. Ничек инде хатын-кыз булып хатын-кызның хәлен аңламасын, әлбәттә, кызык өчен генә сөйли дип үземне эчтән генә юатам. Авылда үземнең әниләргә кайткач та тик торырга тырышмыйбыз бит. Тик анда атмосфера икенче шул: бөтен җирдән җылылык бөркелеп тора. Без кайтуга бәлешләр салынган, ашлар пешкән, мунчалар ягылган... Кайчагында Ризәлә дә безнең белән кайта, аны авылына илтеп куябыз да, шәһәргә киткәндә, кереп алабыз. Минем балалар белән артта утыруымны да онытып, ирем белән икесе сөйләшеп-көлешеп барганда, йөрәк турында нидер чәнчеп-чәнчеп алгалый, сызлаган кебек булса да, сер бирмим. Йөрәк үзенчә белдергән дә бит, мин аны тыңлый гына белмәгәнмен...

Дәвамы бар

Башы: http://alabuganury.ru/news/dbiyat/tapshyrylmagan-imtikhan

Фото: freepik.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: