Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Тапшырылмаган имтихан (дәвамы) 

Люция ӘБЛИЕВА

.... Җәй җиткәч, балалар белән тулай торакның ишегалдына һава суларга чыгулар ешайды. Әкренләп үзем кебек бала үстергән әниләр белән дә таныша башладым. Наилләр кафедрасында эшләгән Җәмилә исемле хатын белән аеруча дуслашып киттек. Чиратлашып, бер-беребезгә балаларыбызны калдырып, кибетләргә чыгабыз, йомышларыбызны йомышлыйбыз. Ул баласын кияүгә чыкмый гына тапкан булып чыкты. Шуңа күрә минем белән аралашып киткәнгә шатланып туялмады. Еш кына: «Фәрәзинә, олылар әйтмешли, безне Аллаһы Тәгалә очраштыргандыр, шулкадәр шатмын синең белән дуслашуыма», — дип кабатларга ярата иде. Озакламый яңа танышым, улын балалар бакчасына урнаштырып эшкә чыкты. Әле миңа декрет ялында утырырга хәтсез генә вакыт бар иде. Олы кызыбызны без дә балалар бакчасына йөртә башладык. Киң күңелле яңа танышым, иртән ике баланы алып китте, ә кичтән эштән кайтышлый, кереп алды. Дөрес, кичен үзем дә коляска белән бакча ишегалдына кадәр бара идем, чөнки эштән арып кайткан Җәмиләгә ике баланы алып кайту җиңел түгеллеген аңлыйм. Бер көнне безнең арада шундый сөйләшү булды:

— Синең Наилең тукталыштан һәр көнне кемне утыртып алып китә ул?
— Кем туры килә, шуны алып китә, эшкә кадәр дә, эштән соң да такси хезмәте күрсәтә ул.
— Фәрәзинә, бәлки мин ялгышамдыр, ләкин мин аны еш кына үзебезнең тукталышта бер үк хатын-кызны алып киткәнен күрәм.

Минем башыма чүкеч белән тондырган кебек булды. Юк, булмас! Наил андый адымга бармас! Шулкадәр арып кайта, башы мендәргә тимәс борын ук йоклап китә. Аңарда хатын-кыз кайгысы бөтенләе белән юк, хәтта... хәтта... Менә шунда минем башыма тагын бер тапкыр чүкеч белән тондырдылар. Соңгы вакытларда ир белән хатын арасындагы була торган якынлыкның сирәгәю сәбәбе шушында ятмый микән соң? Ә мин, тиле, икебез дә бик нык арыйбыз, бер-беребезгә дәгъва да юк дип сөенеп йөрим. Әйткән идем бит, без өйләнешкән чагында арада олы мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм дип. Тик барыбер тора-бара якын кешеләргә әйләнәсең икән. Бигрәк тә балалар тугач, аларның әтиләреннән дә яхшы кеше юктыр, ул гына дөнья тоткасы, гаиләнең сакчысы дип кабул итәсең. Ә үземнең бурычым итеп, иремә, балаларымның атасына терәк булу, хатын-кыз буларак кайгыртып яшәү иде. Тик тормышка аяк баскан елларда, бигрәк тә балалар үстергәндә гаилә ныклыгына имтихан тапшырыла. Менә шушы имтиханны без бирә алмадык...

«Кызлар-кымызлар, әллә кыздырылган ит исен бер дә сизмисез инде, ничек түзеп утырасыз?» — дип, Дания эндәшкәнгә, икебез дә сискәнеп киттек. Ике сәгать вакытны сизмәгәнбез дә икән. Мин, туганнар арасында комачаулап утырмас өчен: «Әнкәй, озак торма, карлыган җыясы бар», — дип калды«, — дип, урынымнан кузгалдым. Бик кыстасалар да, калмадым. Иртәгә очрашырга сүз куешып, саубуллаштык. 

Аллаһны көлдерәсең килсә, үзеңнең планнарың турында сөйлә, диләр акыллы кешеләр. Эшемнән ашыгыч рәвештә чакыртып алгач, шушы әйтем искә килеп төште. Мин эш сәфәремнән урап кайтканда, Фәрәзинә Франциягә очкан булып чыкты. Балалары да анда яшәгәч, ул туган якларына еш та, озакка да кайтып йөрмәгәнен белә идем дә бит, ләкин мин дигәнчә генә булмый. Дания сер итеп кенә сеңлесенең бик якын итеп аралашып йөргән дусты барлыгын, өйләнешергә җыенулары турында да ычкындырган иде. Шулай, тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Ике кызын да укытып, тормышта үз урыннарын табарга барлык көчен салган Фәрәзинәгә дә олыгайган көнендә үз парын табу фарыз гамәлдер. Сабакташым белән ярты юлда өзелеп калган сөйләшүгә әзрәк борчылсам да, хәзерге заман элемтәләрен искә алып, тынычландым. Икебезгә дә уңай вакытны туры китереп, аралашырбыз дип уйладым. 

Чынлап та, андый җай чыкты. Ләкин алда сез укыячагы — Ризәлә сөйләгәннәрдән. Ничек алай, дип гаҗәпләнерсез? Тау белән тау гына очрашмый, диләр ич. Бер шәһәрдә яшәп, сиңа читтән торып кына таныш булган кешеләрне очрату әллә ни гаҗәп күренеш тә түгелдер, уйлап карасаң. Ике туган абыемның хатыны Хәзинә җиңги бер очрашуда: «Әллә ничә әйтергә тукталам, онытыла да китә. Ярты ел элек безнең кибеткә Ризәлә исемле хатын эшкә урнашты. Бер тапкыр, сүз арасыннан сүз чыгып, сезнең авыл исемен телгә алгач: «Мин дә яшь чагында кайтып йөргән идем ул авылга», — дип әйтеп куйды. Кемнәрдер турында сораша башлаган иде дә: «Мин килен кеше генә, белмим», — дип җавапладым», — диде. Менә бит! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Гаилә таркалуга сәбәпче булган кеше үзен гаепле дип саный микән? Аның күзлегеннән бу вакыйгалар ничек сурәтләнер иде икән? Әллә Фәрәзинә ашыгыч нәтиҗәләр чыгарганмы? 

Шушы сораулар һәм язылачак әйберемне объектив итеп бирергә тырышу мине очрашуга этәрде. Әйтергә кирәк, Ризәләнең тормышта чарланган икәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Вакытында үзен дөнья кендеге итеп тойган хатынның, бүген йөзендә нур уйнамаса да, югалып каласы килмәгәнлеге күренеп тора. Базар кибете аша яңадан табыш китерә торган биеклеккә үрмәләргә исәбе барлыгын, беренче тапкыр очрашсак та, яшереп маташмады. Мине нәрсә кызыксындырганын белгәч: «Фәрәзинә шулкадәр астыртын, хәйләкәр булып чыкты, дәшми-тынмый гына, үзенекечә эшләде дә куйды», — дип башлады сүзен. «Менә ничек икән, ә мин башка фикердә», — димәкче булган идем дә, вакытында тукталып калдым. Һәркемнең үз хакыйкате дигән гыйбарәне бер дә юкка уйлап тапмаганнардыр.

— Фәрәзинә белән без якын дуслар дип исәпләп йөрсәм дә, төрле чаклар булды. Иң беренче тапкыр Фәһим аркасында арага җил керде. Минем Фәһимне ничек ошатканымны белә торып, кодасын күндерергә тырышмады. Әйе, тырышмады, димен. Чөнки Фәрәзинә теләсә, моны эшли ала иде. Үзенең исәбе Фәһимдә булган аның! Ә тегесе барыбер аңа карамады. Төннәр буе күпме күз яше түккәнемне үзем генә беләм! Бәхетләре бар, әгәр икесе өйләнешсә...
Ризәлә шунда туктап калды һәм сигарета кабызды.

— Һаман да кичерә алмыйсыз ахрысы?
— Фәһимгә кияүгә чыккан булсам, язмышым икенче булыр иде.
— Ләкин син күрәсене башкалар күрми, диләр бит халыкта.
— Халык үзенә ничек җайлы, шулай сөйли ул. Башка төрле, ягъни минем файдага әйтелгәннәре дә бар бит.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән дип, сәпит уйлап табасы юк инде. Язмыштан узмыш юк дип тә, язмыштан узмыш бар дип тә әйтеп була.
— Бәлки, хаклык бардыр.
«Ярый, озын-озак фәлсәфә сатып утырырга теләмим, тыңласагыз, сөйлим», — дип, Ризәлә сүзен дәвам итте...

Дәвамы бар

Башы: http://alabuganury.ru/news/dbiyat/tapshyrylmagan-imtikhan

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев