Агач-куак утырту атналыгы
Быел 8-15 октябрьдә урамнарга 2 мең төптән артык тау нараты, алмагач, миләш, айва, пирамидаль тополь агачлары утыртылды.
Республикада "Урман айлыгы" игълан ителгәннән соң, татарстанлылар агач утырту эшенә актив кушылды. Алабугалылар да ел саен язын һәм көзен шәһәребезне яшелләндерүдә теләп катнаша. Агач утырту атналыгында Тынычлык проспектыннан алып Әйләнеч шоссе һәм Чапаев урамыннан Мәрҗани урамына кадәр тау нараты, миләш, айва, тополь кебек агачлар утыртылды. Шәһәрдәге уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, оешма, предприятие хезмәткәрләре агач утыртуда аеруча тырышлык күрсәтте.
Район үзәк хастаханәсе, шәһәр поликлиникасы, яшьләр эше һәм спорт идарәсе, КПФУ, медицина училищесы, ит-консерв комбинаты, "Гарант", "Домуправ" идарәләреннән барысы 6 меңнән артык кеше шәһәрне чистартуда актив катнашты. Алар ярдәме беләр парк һәм скверлар коелган яфрак, чүп-чардан арындырылды. Киләсе елда шәһәр урамнары иртә яздан чәчәккә күмелеп утырсын өчен, 2 мең төп суганчалы чәчәк утыртылды.
Район башлыгының беренче урынбасары В.Чершинцев киселгән агач-куакларны шәһәрдән читкә чыгарырга боерды. Бу эшне төгәлләү өчен тиешле оешмаларга бер атна вакыт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев