19 октябрь 2011 яңалыклары
-
Мактау тактасы
14 октябрьдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, авыл хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рәхмәт хатлары Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Биредә яхшылардан-яхшыларның хезмәтләре югары бәяләнде.
-
Үз талантларыбыз
27 октябрьдә шәһәр мәдәният сараенда Тәлгать Зарипов һәм Диләрә Мироваеваларның концерты узачак.
-
Әбүнәчеләр көне
Бүген, ягъни 19 октябрьдә, һәм җомга көнне 21 октябрьдә Тынычлык проспекты, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан 2 нче элемтә бүлегендә Әбүнәчеләр көне үткәрелә.
-
Бушлай адвокат хезмәте
24 октябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча "Ачык ишекләр көне" уздыра.
-
Мәктәп слеты
Алабугада беренче тапкыр "Эшлекле мәктәп яшьләре слеты" узды.
-
Яңа билгеләнүләр
Алабуга район башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов чираттагы ялда булу сәбәпле, аның вазыйфасын Валерий Чершинцев башкара. Дүшәмбе киңәшмәсендә ул ике яңа җитәкчене тәкъдим итте. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп - Владимир Фролов, ә төзелеш департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы итеп Николай Дягилов билгеләнде.
-
Агач-куак утырту атналыгы
Быел 8-15 октябрьдә урамнарга 2 мең төптән артык тау нараты, алмагач, миләш, айва, пирамидаль тополь агачлары утыртылды.