Мәктәп слеты
Алабугада беренче тапкыр "Эшлекле мәктәп яшьләре слеты" узды.
Анда "Мәктәп идарәсе", "Балалар шәһәр думасы", "Яшь эшмәкәрләр мәктәбе" балалар оешмаларына керүчеләр, шулай ук "Лидерлар мәктәбе"нә йөрүче укучылар катнашты. Өч көн буе алтмышлап бала, бер максат белән берләшеп, команда составында эшләргә өйрәнде һәм "Социаль проектлау әлифбасы" мастер-классында актив катнашты. Мәктәп укучылары яшьләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү, шәһәрне төзекләндерү буенча үз проектларын төзеде. Алар үз хезмәтләрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте, яшүсмерләрнең компьютерга бәйлелеге, яшьләрне спорт белән кызыксындыру кебек проблемаларны күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев