Бушлай адвокат хезмәте
24 октябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча "Ачык ишекләр көне" уздыра.
Үз сораулары белән килүчеләрне "Иллюзион" кинотеатрында 8-17сәгатькә кадәр ТР Адвокатлар коллегиясе адвокатлары Р.Салихов, Е. Нефедов, И.Камалов кабул итәчәк. Нотариатка кагылышлы сораулары булганнар 8 сәгать 30 минуттан - 17 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр проспекты, 23 нче йорт (П.Кедров, телефон: 3-13-00), Нефтьчеләр проспекты, 29 нчы йорт ( Р. Мингазова, телефон: 3-89-85), Казан урамы, 5 нче йорт (М. Нигаматзянов, телефон: 7-08-86) адреслары буенча ТРның Алабуга нотариаль округы нотариусларына мөрәҗәгать итә алалар. Өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: 3-48-10.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев