котлау
Хөрмәтле алабугалылар! Сезнең барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән тәбрик итәм!
Бу безнең өчен теләктәшлек һәм бердәмлек символына әйләнгән, үткәннәрдән сабак алып, киләчәк хакында уйлап, тарихыбыз битләренә хөрмәт белән карап яшәргә өйрәтә торган көннәр. Тынычлык, татулык һәм бердәмлек - бер кайчан да югалтмый торган кыйммәтләр. Безнең районда һәм шәһәрдә төрле милләт вәкилләре нык һәм тату гаилә булып, башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берен аңлап, яхшы башлангычларда ярдәм кулы сузып яшәве тыныч тормыш коруда төп шарт.
Сезгә бәхет, имин көннәр телим. Йортларыгызда һәрчак тынычлык, татулык хөкем сөрсен һәм һәрвакыт өмет, ышаныч белән яшәгез.
Г.Е.Емельянов, Алабуга муниципаль районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев