2 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Гомер сагында
Алабугада "Кан биреп - гомер бүләк итәсең" акциясе узды. Анда бары 37 генә алабугалы катнашкан. Сәламәтлекләре буенча аларның бары 23е генә кан бирә алган. Әлеге кешеләр ярдәме белән, кан запасы 9 литрга арткан. Быелның 10 аенда 2200 кеше кан биргән һәм 300ләп авыруның гомерен саклап калган.
-
“Ышаныч телефоны” тыңлый
Алабуга яшүсмерләре арасында балалар өчен эшләүче "Ышаныч телефоны"ның актуальлеге арта. "
-
Котлау
10 нчы мәктәптә Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Виктор Ложкаревка район башлыгы Геннадий Емельянов РФ оборона министрының Мактау кәгазен тапшырды.
-
Әбүнәчеләр көне
Укучылар соравы буенча, 11 ноябрь, җомга көн шәһәр мәдәният сараенда сәгать 10нан 12гә кадәр "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылу оештырыла.
-
котлау
Хөрмәтле алабугалылар! Сезнең барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән тәбрик итәм!
-
Корбан гаете мөбәрак булсын
Мөселманнарның көтеп алган зур бәйрәме якынлаша. Корбан гаете быел 6 ноябрьгә туры килә, гает өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар тагын да күбрәк изгелекләр кыла, кардәшләре, туганнары белән кунакка йөрешә, хәлләрен белә, гает намазына бара, корбан чала. Без укучыларыбызның Корбан чалу хакындагы сораулары белән Алабуга Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Азат...
-
“Ана капиталы” мәңгелекме?
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Олег Морозов Алабугада студентлар, МИЗ хезмәткәрләре һәм педагоглар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Онытырга хакыбыз юк!
30 октябрьдә Алабугада сәяси репрессия корбаннарын искә алу митингы узды. Инде өченче ел рәттән алабугалылар бу көнне мемориаль комплекска җыелып алар истәлегенә чәчәкләр сала.