Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

“А­на ка­пи­та­лы” мәң­ге­лекме?

РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы Рә­и­се Олег Мо­ро­зов Ала­бу­га­да сту­дент­лар, МИЗ хез­мәт­кәр­лә­ре һәм пе­да­гог­лар бе­лән оч­ра­шып, алар­ны кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап бир­де.

- Ала­бу­га­га кил­гән­дә мин үзем­не өй­гә кайт­кан­да­гы ке­бек хис итәм. Мон­да­гы һәм рес­пуб­ли­ка­ның баш­ка шә­һәр­лә­рен­дә­ге спорт, мә­дә­ни­ят са­рай­ла­ры, сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ми­нем де­пу­тат бу­лу­ым­нан кер­гән өлеш­не кү­реп сө­е­нәм. Ка­ма буе ок­ру­гы­ның де­пу­та­ты бу­ла­рак дәү­ләт Ду­ма­сын­да си­гез ел эш­ләү дә­ве­рем­дә Ала­бу­га­да си­гез спорт комп­лек­сы саф­ка бас­ты,- дип баш­ла­ды үз чы­гы­шын Олег Мо­ро­зов.

Олег Вик­то­ро­вич "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­сен тө­зү­че­ләр­нең бер­се, ә бу пар­ти­я­нең эш­ли баш­ла­вы­на бы­ел де­кабрь аен­да ун ел ту­ла.

-Без бу сай­лау­лар­га яңа сә­я­си шарт­лар­да ба­ра­чак­быз,- дип сөй­ли Дәү­ләт Ду­ма­сы җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры. Пар­ти­я­нең хө­кү­мәт­кә кил­гән ча­гын ис­кә тө­ше­ре­гез. Ил югал­ту­лар ки­чер­гән иде, ал­га ат­лан­ган һәр адым да көч­ле ал­кыш­лар бе­лән ка­бул ител­де, ә бү­ген ке­ше­ләр уңай як­ка ба­ру­чы үз­гә­реш­ләр­не га­дә­ти хәл итеп ка­бул итә. Мә­сә­лән: "Сез пен­си­я­ләр­не 45 про­цент­ка кү­тәр­де­гез­ме? Ярар! Алар­ны әй­тү дә оят иде", "Бюд­жет­та­гы­лар­ның хез­мәт ха­кын 30 про­цент­ка арт­тыр­ды­гыз­мы? Әл­лә кай­чан ва­кыт иде!".

2008 ел­дан соң, ил ике ел буе авыр кри­зис ки­чер­де. Әгәр бер ко­ман­да бу­лып эш­ли тор­ган "п­ре­зи­дент -хө­кү­мәт - "Бер­дәм Рос­сия " өч­ле­ге бул­ма­са, бу кри­зис­ны җи­ңел ге­нә уза ал­мас идек. Кай­бер ил­ләр­дә пен­сия, со­ци­аль тү­ләү, хез­мәт хак­ла­рын кис­те­ләр, ә без кри­зис­ның иң юга­ры нок­та­сын­да пен­си­я­не арт­тыр­дык. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­рын то­рак бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы да шу­шы ук ва­кыт­та эш­ли баш­ла­ды. Хә­зер күп­ләр: "Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры ях­шы то­рак­та яшәр­гә ти­еш", ди. Ә ник соң без мо­ңа 1945 ел­дан бир­ле игъ­ти­бар ит­ми яшә­гән­без? Бу прог­рам­ма бы­ел да эш­лә­я­чәк. Без си­гез ел буе сез­гә та­ныш ка­гый­дә­ләр бу­ен­ча яшә­дек. Хә­зер чи­рат­та­гы сай­лау­лар ва­кы­ты ки­леп җит­те. Әгәр без пар­ла­мент­та күп­че­лек­не сак­лап ка­ла ала­быз икән, бар­лык про­ект­лар­ны да тор­мыш­ка ашы­рыр­га мөм­кин бу­ла­чак.

Мин­нән еш кы­на, "Бер­дәм Рос­си­я" - мәң­ге­лек­ме?, дип со­рый­лар. Ягъ­ни Рос­сия сә­я­сә­тен­дә бе­рен­че­лек­не алып то­ра­чак­мы мәгъ­нә­сен­дә. Юк бил­ге­ле, ир­тә­ме, соң­мы без­дән көч­ле кон­ку­рент ки­леп чы­га­чак. Сай­лау­чы­лар да алар­га өс­тен­лек би­рә­чәк.

Ал­га та­ба Олег Мо­ро­зов ала­бу­га­лы­лар­ның со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рү­гә күч­те.

- Тиз­дән, ар­ми­я­дә хез­мәт итү ва­кы­ты үз­гә­рә­чәк ди­гән сүз­ләр дө­рес­ме?

-Юк. Без бер ел хез­мәт итү ва­кы­тын уй­лап бил­ге­лә­дек, бер үк ва­кыт­та хәр­би ка­фед­ра­лар­ны да кыс­карт­тык, алар бер­ни­чә юга­ры уку йор­тын­да гы­на кал­ды. Һәр­кем бер ел хез­мәт итәр­гә ти­еш. Ар­ми­я­дән ка­лу өчен сә­бәп­ләр са­нау­лы гы­на. Ар­ми­я­дә ту­лы тәр­тип бул­ды­рыр­га ки­рәк, ке­ше та­гын хез­мәт итәр­гә үз те­лә­ге бе­лән, конт­ракт ни­ге­зен­дә кал­сын өчен.

- "А­на ка­пи­та­лы" кай­чан­га ка­дәр дә­вам итә­чәк?

-Ул һәр­ва­кыт бу­ла­чак, бер­кем дә аны бе­те­рер­гә җы­ен­мый. Ми­нем ха­ты­ным да "А­на ка­пи­та­лы" ал­ды, дип мак­та­нып әй­тә алам, ди­мәк мин дә бу про­ект­та кат­на­шу­чы­лар исем­ле­ген­дә. Без хә­зер һәр ба­ла ту­ган са­ен күп­ме­дер сум­ма ак­ча тү­ләр­гә ти­еш, бу хак­та Вла­ди­мир Пу­тин да әйт­кән иде.

Зал­да­гы­лар­га Олег Мо­ро­зов сүз­лә­ре оша­ды, гөр­лә­теп кул ча­бып ри­за­лык бел­дер­де.

-Ба­ла­лар бак­ча­сын­да эш­ләү­че­ләр­гә 25 ел эш­лә­гән өчен би­ре­лә тор­ган пен­си­я­не кай­та­ры­ла­чак­мы?

- Без бу проб­ле­ма­ны бы­ел хәл итә­чәк­без.

-Ба­ла ка­рап өй­дә утыр­ган ел­лар ни өчен пе­да­гог стаж­га кер­тел­ми?

-Әле­ге со­рау­ны Дәү­ләт Ду­ма­сын­да хәл итә­чәк­без. Аны чи­шү юлы һич­шик­сез та­бы­ла­чак, чөн­ки бу за­кон про­ек­ты Хез­мәт һәм со­ци­аль сә­я­сәт ко­ми­те­тын­да ин­де бар.

-Ни өчен мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры­ның хез­мәт ха­кын кү­тәр­гән­дә, һө­нә­ри бе­лем би­рү­че уку йор­тын­да эш­ләү­че­ләр чит­тә кал­ды?

-Бу прог­рам­ма нәкъ ме­нә мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры­на ка­ра­ган иде. Ә ба­ла­лар бак­ча­сын­да эш­ләү­че тәр­би­я­че­ләр, һө­нә­ри бе­лем би­рү­че уку йор­тын­да укы­ту­чы­лар, со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр­нең хез­мәт ха­кын арт­ты­ру ки­лә­се адым бу­лып то­ра. Ки­лә­се 5-6 ел­да бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр­нең хез­мәт ха­кы ар­та­чак. Бу без­нең ал­да­гы төп бу­рыч.

-2012 ел ба­шын­да ил­дә де­фолт бу­ла ди­гән сүз­ләр дө­рес­ме?

-Юк, де­фолт бул­мас.

-Ни өчен бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр­гә элек­ке ке­бек әни­ләр кө­не би­рел­ми?

-Мо­ны бер­кем дә бе­тер­мә­де, ул - бар. Ра­йон баш­лы­гы, ми­нистр, иң ях­шы­сы ми­ңа бу хак­та га­ри­за язы­гыз.

Оч­ра­шу ахы­рын­да Олег Мо­ро­зов ак­тив кат­наш­кан укы­ту­чы­лар һәм эш­че­ләр­гә рәх­мәт ха­ты, күп­ләр­гә пар­тия би­лет­ла­ры тап­шыр­ды. Сту­дент­лар де­пу­тат­ка кө­рән бе­ге­мот, ә мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре өч том­лы Коръ­ән бү­ләк ит­те.

А.Си­ра­е­ва, Ю.Тро­ши­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев