Корбан гаете мөбәрак булсын
Мөселманнарның көтеп алган зур бәйрәме якынлаша. Корбан гаете быел 6 ноябрьгә туры килә, гает өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар тагын да күбрәк изгелекләр кыла, кардәшләре, туганнары белән кунакка йөрешә, хәлләрен белә, гает намазына бара, корбан чала. Без укучыларыбызның Корбан чалу хакындагы сораулары белән Алабуга Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Азат...
-Корбан чалу һәр мөселманга ел саен тиешме?
-Хәленнән килгән һәр мөселман корбан чалырга тиеш. Көмеш нисабы белән 595 грамм байлыгы булган мөселманнар күздә тотыла. Бу сумманы безнең акчага күчерсәк, ул якынча 12 мең сум тирәсе тәшкил итә. Корбан чалу ул - Аллаһка якынаю.
-Корбан ите ничек бүленә?
-Корбан итен өч өлешкә: мохтаҗларга, кунакларга, гаиләгә бүлү хәерле, мактаулы гамәл санала. Әгәр гаилә мохтаҗ икән, корбан итен үз гаиләсендә генә ашаса да дөрес була.
-Кайберәүләр Корбан итен тулаем килеш балалар йортына илтә, бу хакта ни әйтерсез?
-Мохтаҗларга ярдәм итү һәрчак күркәм гамәл. Бу вакытта күршең, туганың, дин кардәшең мохтаҗ булып калмаска тиеш, аларны узып, кайдадыр башка урынга илтеп тапшыру дөрес гамәл булып бетмәс.
-Корбан итеп чалына торган малларга килсәк...
-Безнең якта корбанга күбрәк кәҗә, сарык, сыер чалына. Сарык белән кәҗәгә бер яшь, авырлыгы 30-40 килограмм, сәламәт, бар әгъзалары урынында булырга тиеш. Куй сарыклары, ягъни зур токымлы сарыклар икән, ул вакытта аларны 6 айлык булганда да, корбан итеп чалу рөхсәт ителә. Сыерның яше ике яшьтән дә ким булмаска тиеш. Сыер малын җиде кеше берләшеп чалырга мөмкин, ләкин бер шарты бар, әлеге җиде кешенең дә нияте әлеге малны Алаһка якынаю өчен корбан итү булырга тиеш. Әгәр берсенең генә ит өчен дигән ялгыш нияте булса да, мал корбан булып китмәс.
-Вафат булган ата-аналар исеменнән, корбан чалу дөресме?
-Әгәр ул вафат булганда акча калдырган икән, балалары аның васыятен үтәргә бурычлы. Иң элек үз исемеңнән корбан чалып, икенчесен ата-анаң исеменннән дип ниятләсәң ярый. Ләкин беренче чиратта үз исемеңнән чалырга тиешсең.
-Әгәр ике корбан алырга акчаң җитмәсә?
-Башка туганнарың белән берләшергә мөмкин.
-Корбанның нинди төрләре була?
-Вәҗиб корбан, ягъни Гает намазыннан соң чалына торган корбан;
-нәфел корбаны, кайчан телисең, шунда чаласың. Төгәл вакыты юк;
-нәзер корбаны. Берәү улым хәрби хезмәттән исән-сау кайтса, операциям уңышлы узса, корбан чалыр идем, дип нәзер әйткән очракта чалына. Әйткән эш үтәлүгә, корбан чалынырга тиеш, итен ашау-ашамау нияткә бәйле. Мәсәлән, корбан чалып, Коръән укытыр идем дигән булса, үзе дә ашый. "Корбан чалыр идем",- дип кенә ниятләнсә итен үзе ашамый;
-бала тугач чалына торган корбан. Бу ханәфи мәсхәбендә юк, ягъни сөннәт тә, фарыз да түгел. Мәҗбүри түгел, димәк бу корбан нәфелгә китә. Гадәттә малайга ике, кызга бер корбан исәбеннән чалына;
-Хаҗда корбан чалу.
-Быел корбан чалу вакытлары хакында искә төшерсәгез иде
-Быел корбанны 6 ноябрь гает намазыннан алып 7, 8 ноябрь кояш батканчы чалу рөхсәт ителә.
Корбан чалырга теләүчеләрнең саны, аның быелгы бәясе, Җәмигъ мәчетендә корбан чалу нинди тәртип буенча барачагы хакында тулырак итеп без Илнар хәзрәт Шәриповтан сораштык.
-Алабугалылар корбанга сарыкларны ничек һәм кайдан алды?
-Телефоны аша шалтыратып корбан алырга теләүләре хакында әйттеләр. Без аларга шунда ук бәясен әйтеп, алар үзләренә кирәклесен сайлады. Алтмыштан артык алабугалы корбанга дип Җәмигъ мәчетенә гариза бирде.
-Бәясенә килсәк
-Сарыкларның бәясе дүрт мең ярым сумнан алып, алты мең сумга кадәр тирбәлә.
-Сыер чалырга теләгәннәр бармы, андыйларга сыер малы кайтартыламы?
-Андыйлар бар, сыерлар да кайтачак.
-Җәмигъ мәчетендә корбан чалу тәртибе ничек булачак?
-Сарык һәм сыер алырга теләүчеләрнең исемлеге бирелде. Корбан чалу сәгать 9да башланачак. Моның өчен мәчет артында махсус билгеләнгән урын бар. Мин исемлек буенча кешенең нинди мал алырга теләгәнен карап, аларга номерлар тапшырам, алар шул номер белән үзләренә тиешле малны барып алачак һәм корбан чалучы янына килеп чират буенча чалдырачак.
-Корбан чалырга билгеләнгән кешеләр ничә булачак?
-Унлап чалучы һәм ярдәм итүчеләре.
-Корбанны үз нигезләрендә чалырга теләгәннәр дә сезнең аша сарык ала аламы?
- Әйе, андыйлар да бар. Безгә килеп алар сарыкларын тере килеш алып китә.
Корбанның төп мәгънәсе - Аллаһка якынаю, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итү. Мөселманнар өчен иң мөһиме менә шул. Чалган корбаннарны Аллаһ кабул итсен! Гает бәйрәмнәре мөбәрәк булсын!
Л. Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев