Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Оны­тыр­га ха­кы­быз юк!

30 ок­тябрь­дә Ала­бу­га­да сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­рын ис­кә алу ми­тин­гы уз­ды. Ин­де өчен­че ел рәт­тән ала­бу­га­лы­лар бу көн­не ме­мо­ри­аль комп­лекс­ка җы­е­лып алар ис­тә­ле­ге­нә чә­чәк­ләр са­ла.

Бер­ни­чә көн ал­дан Үзәк ки­тап­ха­нә­дә Сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­ры оеш­ма­сы әгъ­за­ла­ры­ның мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәм шә­һәр хал­кы бе­лән оч­ра­шуы уз­ган иде. Бу оеш­ма Ала­бу­га­да 1998 ел­да бар­лык­ка кил­гән. Хә­зер ул Та­тарс­тан­да гы­на тү­гел, ә бө­тен Рос­си­я­дә иң ях­шы­лар рә­тен­дә. Бү­ген­ге көн­дә ан­да 90 лап ке­ше тер­кәл­гән.

Оч­ра­шу­да иң элек "ГУ­ЛАГ та­ри­хы му­зе­е" ди­гән ви­де­о­фильм күр­сә­тел­де. Ан­да ла­герь­да­гы шарт­лар һәм тот­кын­нар­ның яз­мы­шы ту­рын­да җен­тек­ләп сөй­лән­де. Күп­ләр аны күз яшь­лә­ре аша ка­ра­ды. Үзәк ки­тап­хә­нә хез­мәт­кәр­лә­ре, "О­ны­тыр­га ха­кы­быз юк!" ди­гән ки­тап күр­гәз­мә­се әзер­лә­гән иде. Күр­гәз­мә­гә реп­рес­си­я­гә ду­чар ител­гән та­тар һәм рус язу­чы­ла­ры­ның ки­тап­ла­ры ку­ел­ган. Та­ныл­ган Ала­бу­га ша­гый­рә­се На­талья Вер­де­ревс­кая күр­гәз­мә­не ту­лы­лан­ды­рыр­га те­ләп, үзәк ки­тап­хә­нә­гә "Мы де­ти 37го" ди­гән үз ки­та­бын бү­ләк ит­те. Сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­ры оеш­ма­сы рә­и­се Шәм­сия Миң­гә­ли­мо­ва сүз алып: "Төр­ле дин һәм мил­ләт ке­ше­лә­ре реп­рес­си­я­гә ду­чар бул­ган. Бу аҗ­да­һа­ның би­те дә, җа­ны да бул­ма­ган. Шу­ңа да бар ке­ше өчен до­га - бер. Ке­ше­лек­ле бу­лыйк!" - ди­де ул. Ахыр­да Н. Вер­де­ревс­кая һәм Л. Яр­ков­ка Мак­тау кә­га­зе тап­шыр­ды.

Ала­бу­га­да Ста­лин за­ма­нын­да реп­рес­си­я­гә ду­чар ител­гән­нәр са­ны 800дән ар­тып ки­тә. Алар­ның 135е атып үте­рел­гән. Бү­ген без­нең шә­һәр­дә реп­рес­си­я­лән­гән бер ке­ше яши, ә бу дәһ­шәт­ле ел­лар ачы­сын та­ты­ган­нар са­ны тук­сан­лап, алар ни­гез­дә реп­рес­си­я­лән­гән­нәр­нең ба­ла­ла­ры.

Ксе­ния Ста­ри­ко­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев