Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Кыргый дуңгызларга ау

Браконьерлар алты кабан дуңгызын аткан.

Мамадыш шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре хезмәт вазифаларын үтәгәндә 1950 елгы гражданин йөрткән "УАЗ" машинасын туктата. Тикшерү барышында алар әлеге машина багажнигында алты баш кыргый хайван түшкәсенә тап була. Полиция хезмәткәрләренең мондый табышны ничек кулына төшерүе хакындагы сорауларына ул туганының аңа шылтыратып дус-ишләре белән кабан дуңгызлары атуы һәм аларны килеп алырга кушуын җиткерә. Тоткарланган ир-ат сүзләренә караганда, ул туганының законлы нигездә эшләвенә чын күңелдән ышанган була, чөнки аның рәсми теркәлгән коралы да бар икән. Җитмәсә әле ул Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Мамадыш районы филиалында җитди вазифа били. Әмма ни генә булмасын, "хөрмәтле туган"ның ау алып барырга рәсми рөхсәте булмавы ачыкланган, чөнки бу вакытта инде безнең урманнарда кыргый хайваннарны аулау рәсми рәвештә тыелган.

Тоткарланган ир-ат эшнең үтә җитди булуын һәм бу эшләре өчен үзенә дә, туганына да җавап бирергә туры киләчәген сизеп, ул күрсәтмәсен үзгәртә: имеш, ул Костенеево һәм Свиногорье авыллары тирәсеннән узганда, атылган хайваннар түшкәсенә тап була.

Законсыз нигездә ау алып бару факты буенча җинаять эше кузгатылды. Беренче күрсәтмәләренең дөреслеген тоткарланган ир-атның кесә телефоныннан шылтырату фактлары һәм аның эчтәлеге раслый. 1 мартка каршы төндә ир-ат нәкъ менә шушы туганы белән сөйләшүләр алып барган.

Хайван түшкәләрен тикшергән вакытта тагын да аянычрак факт ачылды: атып үтерелгән алты кабанның икесе буаз булып, берничә көннән дөньяга алтышар нәни кабан бүләк итәсе булган.

Алия Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев