Шик туса кинәт...
Узган атнада Алабуга хакимиятенең кече залында район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә антинаркотик комиссия утырышы булды.
Киңәшмәдә шәһәрнең дәүләт наркоконтроль хезмәте, хокук саклау органнары, миграция хезмәте, мәшгульлек үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, мәгариф, мәдәният идарәсе вәкилләре катнашты.
Наркотик матдә төрләренең елдан-ел артуы аларны тануда кыенлык тудыра башлады. Ә бу үз чиратында шәһәр һәм районда наркотикларны куллану һәм таратуда чагылыш таба. Шул сәбәпле муниципаль казнадан кеше организмында психоактив матдә барлыгын тиз арада ачыклаучы махсус химик лаборатория сатып алуга акча бүлеп бирелде.
Комиссиядә хәбәр итүләренчә, әфьюн безгә Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан керә. Шуңа күрә шәһәрдәге чит ил гражданнары аерым контрольгә алына.
Алабугада мәктәп укучылары һәм яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, мәктәпләрдә, яшьләр клубларында, күңел ачу үзәкләрендә дәүләт наркоконтроль идарәсе һәм медицина хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелә. Үзләрен адекват булмаган рәвештә тоткан яшьләрнең сәламәтлек торышы тест-полоска ярдәмендә тикшерелә. Мондый тикшерү үткәрүдә иң әһәмиятлесе - көтелмәгәнлек, ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов.
Налия Касыймова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев