30 май 2012 яңалыклары
-
Газета көне
Хөрмәтле милләттәшләребез! 9 июньдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Газета көне билгеләп үтелә. Барлык әбүнәчеләребезне һәм газетабыз белән кызыксынган милләттәшләребезне әлеге чарага чакырабыз. Анда алдынгы журналистларны бүләкләү һәм хөрмәтләү булачак. Сезне күңелле концерт номерлары да шатландырмый калмас. Шушында ук район газеталарына язылу да үткәреләчәк. Уртак бәйрәмебезгә рәхим итегез!
-
Хөрмәтле алабугалылар!
Җомга көнне, ягъни 1 июньдә, Алабуга шәһәр мәдәният сараенда көндезге 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылу үткәрелә. 2012 елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылырга өлгермәгән каладашларыбызны мәдәният сараена чакырабыз.
-
Алабугада 16 километр юл яңартылачак
Эш өч урамда бара. Нефтьчеләр проспектында юлчылар бер километр юлны яңарта.
-
Игътибар – талпан!
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел талпан тешләгән очраклар ике тапкырга артты, диләр белгечләр.
-
Кайнар су буламы?
Әлеге сорауга җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Рафаил Абдрахманов җавап бирде.
-
ТКХ департаменты җитәкчесе алышынды
"Алабуга муниципаль районының коммуналь хуҗалык департаменты" директоры вазифаларын Марат Мөхәммәтҗанов башкарачак.
-
Шик туса кинәт...
Узган атнада Алабуга хакимиятенең кече залында район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә антинаркотик комиссия утырышы булды.
-
Нинди дәреслекләр буенча укырбыз?
Киләсе уку елы өчен ата-аналарга дәреслекләр сатып алыргамы, әллә басма китапларны электрон дәреслекләр алыштырырмы?
-
Тәвәккәл һәм кыю кызлар
Узган шимбәдә "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары редакциясе Алабуга ЮХИДИ белән берлектә "Автоледи-2012" конкурсын үткәрде.
-
Мөселманнар сабантуй үткәрде
27 майда "Урман әкияте" лагере территориясендә мөселманнар өчен сабантуй үткәрелде.