Мөселманнар сабантуй үткәрде
27 майда "Урман әкияте" лагере территориясендә мөселманнар өчен сабантуй үткәрелде.
Әйтергә кирәк, мөселман сабантуе Алабугада ел саен уза һәм аның популярлыгы артканнан-арта бара. Сабантуйга алабугалылар гына түгел, тирә-юнь шәһәрләрдән дә кунаклар килә.
Якшәмбе көнне лагерь аланлыгында күңелле шау-шу көн дәвамында диярлек тынып тормады. Тәмле шашлык исе борыннарны кытыклый, бала-чага уен түгәрәкләрендә, көрәш мәйданында мәш килә иде.
Монда барысы да мөселман кануннарына туры китереп оештырылган: хатын-кызлар аерым бер түгәрәктә күңел ачса, ир-атлар читтәрәк бил алышты, капчык белән сугыш, капчык киеп йөгерү, арбалеттан ату, кул көрәше кебек уеннарда һәвәсләнеп катнашты. Уеннар, барыннан да бигрәк, балаларга бик ошады, алар татар көрәшендә дә катнашты, башка уеннарны да калдырмады. Гомумән алганда, рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй бүләксез булмый инде ул. Уенда җиңүчеләр бүләкләренә куанып, бер-берсенә күрсәттеләр, мактаныштылар. Әнә зур түгәрәк эчендә егетләр бил алыша. Берсеннән-берсе көчлерәк егетләргә җиңү ансат кына бирелмәде, чөнки күпләре инде татар көрәше түгәрәкләренә йөреп осталык мәктәбен үткән, республика ярышларында катнашкан татар егетләре. Көрәшчеләр исемлеген барлаганда, күпчелеге 1 нче татар гимназиясендә белем алып, балалар һәм үсмерләр спорт клубына йөрүче, исемнәре Алабугада күп тапкыр яңгыраган спортчыларга тап булдым. Дөрес, алар арасында авылдан килгән егетләрнең дә булуы аеруча шатландырды. Әнә Дөм-Дөмнән килгән Ринур Галиев шуларның берсе иде. Ул 18 яшькәчә булган көрәшчеләр арасында беренче урынны яулады. Икенче урынны 1 нче татар гимназиясеннән Фәнис Сабирҗанов алды, шул ук гимназиядән Булат Фәләхиев өченче урынга лаек булды.
Ә менә Рамил Камалиев татар көрәшендә абсолют батыр калып, төп бүләкне - 50 килограммлы тәкә алды. Мәйдандагылар аны көчле алкышлар белән озатты.
Сабантуй табынында хәләл ризыклар урын алган иде. Монда самавыр чәе дә хәстәрләнгән. Мидхәт хәзрәт Кадыйров аны яңартып кына торды, ә бер читтә учакта пылау әзерләделәр. Уеннарның бер өлеше тәмам булганда, барча халык хуш исле тәмле пылаудан авыз итте.
Ш.Задә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев