Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов тавыш бирде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларында беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында һәм Курск дугасында катнашучы Мулла Нәҗипов тавыш бирде.

Мәртәбәле яшьтә булуына карамастан, ул өйдә түгел, ә үз сайлау участогында тавыш бирергә булган. Бирегә Мулла ага Нәҗипов кызы һәм социаль хезмәткәр озатуында килде.

Ветеран сайлауга бәйрәмгә кебек бөтен орден-медальләрен тагып килгән иде. Мондый вакыйга ветеран өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә бәйрәмгә әверелде, чөнки аны, һичшиксез, легендар кешене каршы алу – зур бәхет", чөнки аны белмәгән кеше юк.

– Ничек инде тавыш бирмәскә була, ә кайда безнең гражданлык бурычы? – диде ветеран безнең журналист белән әңгәмәдә. – Сайлауларга һәрвакыт киләм. Мин монда кешеләр белән дә аралашам.

Республикабызны көткән үзгәрешләр, һичшиксез, яхшы гына булсын өчен, бюллетеньне төшереп, Мулла Нәҗипов дога укыды. Сайлау комиссиясе әгъзалары ветеранга рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Сайлауларның чисталыгы артыннан күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев