8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
“Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
-
Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән
"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала", - ди Андрей Тузиков.
-
Андрей Большаков: Дәүләт Советына сайлауларда төп өлешне кече шәһәрләр кертә
Милли республикалар, гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире.
-
Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә
Апас тавыш бирү буенча беренче урынга чыккан.
-
Сергей Марков: Татарстан электрон системаларны актив кертеп, алдынгы булды
Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Татарстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.
-
Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра
"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак", - диде Алексей Фролов.
-
Татарстанда 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 45,13 проценты тавыш биргән
Республикада тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч – лидер.
-
Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.
-
Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк
Штаб әгъзалары республика халкының сайлау кампаниясеннән нинди нәтиҗәләр көткәнен анализлаячак.
-
Йөзләгән волонтер инвалидларны сайлау участокларына озата бара
Күрү сәләте начар булган һәм коляскадагы инвалидларның яшәү урыны алдан ачыкланган. Сайлау өчен 100 участок биналарның беренче катына күчерелгән, Брайль шрифты белән 1 мең данә махсус трафарет әзерләнгән.
-
Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов тавыш бирде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларында беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында һәм Курск дугасында катнашучы Мулла Нәҗипов тавыш бирде.
-
Алабугалы Венера Исмәгыйлева туган көнендә тавыш бирде
Алабуга кызы Венера Исмәгыйлева өчен бердәм тавыш бирү көне үзенчәлекле булды-ул аның туган көненә туры килде.
-
Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
10.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, ТР парламентына сайлауларда 14,1 процент кеше тавыш биргән.
-
Татарстан районнарында сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясарга була
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан районнарының сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин.
-
Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак
“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.