Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Сергей Марков: Татарстан электрон системаларны актив кертеп, алдынгы булды

Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Татарстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.

Татарстан сайлауда электрон системаларны актив кертеп, башка төбәкләр арасында лидер санала. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Татарстан гражданнарының үз сәяси позициясен белдерү мөмкинлеге бар. Электрон системалар актив кертелгән. Татарстан бу яктан традицион рәвештә Россиянең башка төбәкләрен уздыра. Күп төбәкләр сезгә лидер буларак карый”, - диде Марков.

Ул Татарстанда сайлауда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте. “Биектауда сайлау участокларында булдык. Барысы да тыныч, сайлаучылар акрынлап килә. Сайлауның төп дулкыны – бакчага китәр алдыннан иртән һәм бакчадан кайткач кич дип уйлыйбыз”, - диде.

Сүз уңаеннан, Сергей Марков Биектауда 108 яшьлек кеше тавыш биргәнен искәртте.

Сергей Марков үзе барган участокларда барлык төп парламент партияләреннән күзәтүчеләр булганын әйтте. “Без булган җирләрдә кисәтүләр, шикаятьләр булмады”, - диде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193148/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев