РЕСПУБЛИКАДА рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мөфти Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды
Биредә беренче тапкыр ирле-хатынлы парлар арасында хаҗга 3 гаилә юлламасы уйнатылачак.
-
2024 елда Татарстанда илкүләм проект буенча яңа 14 мәдәният объекты ачылачак
Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
-
Казанда үз үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итүче психология белгечләренең конференциясе узачак
Конференция 29 мартта үткәрелә.
-
Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларга «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә куша
Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак
-
Татарстанлыларны юлларда яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга өндиләр
23 мартка Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 63 кеше үлгән.
-
Татарстан халкына апрель аендагы өстәмә ял көне хакында искәрттеләр
Бәйрәм алдыннан татарстанлыларны кыска эш көне көтә.
-
Татарстанда «Ел казанышы» республика премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр
Быел конкурска якынча 300 гариза килгән.
-
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды
Премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән.
-
Татарстанда укучыларга кыска видеороликлар форматында туган якны тәкъдир итәргә чакыралар
Бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары катнаша ала.
-
2024 елда Татарстанда 800дән артык ишегалды төзекләндереләчәк
Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарыла.
-
Казандагы 12нче Республикакүләм ифтар 29 мартта үтәчәк
Анда 12 мең кеше катнашуы көтелә.
-
В Татарстане стартовали сельхозярмарки
Проведение ярмарок запланировано до 28 апреля 2024 года.
-
Зилә Вәлиева: Җәмәгать күзәтү үзәкләре Россия Президенты сайлауларында җитди өлеш кертә
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Президенты сайлаулары вакытында җәмәгать күзәтү үзәкләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
-
Татарстан елгаларында боз эрегән урыннар барлыкка килә башлады
Бу хакта ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.
-
Татарстанлыларның 85 проценты Россия Президенты сайлауларына барырга әзер
Әлеге нәтиҗәләрне социаль сораштыру күрсәткән.