Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанлыларның 85 проценты Россия Президенты сайлауларына барырга әзер

Әлеге нәтиҗәләрне социаль сораштыру күрсәткән.

Шул исәптән 61% ватандашабыз кичекмәстән катнашачакларын белдергәннәр. Әлеге нәтиҗәләрне социаль сораштыру күрсәткән. Билгеле булганча, сайлаулар 15-17 март көннәрендә узачак.

«85% респонденттан 80% — Владимир Путинга, Николай Харинтонов өчен 5%, Владислав Даванков өчен 2% татарстанлы тавыш бирергә әзер. Ә менә 10% респондент әлеге карар кылмаганнар. Сораштыру 2024 елның 30 гыйнварыннан 13 февраленә кадәр КФУның «Иҗтимагый фикер — Татарстан» социологик тикшеренүләр лабораториясе заказы буенча квартир саен анкеталаштыру ысулы белән үткәрелде. Бөтен республика территориясе буенча 1,5 мең кеше үз фикерен белдерде. Статистик ялгышлыкның максималь күләме 2,5 % артмады», — дип хәбәр итте социология фәннәре докторы, КФУ ИСФНиМК директорының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Ефлова.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, мәгълүмати кампания үсеш алган саен, сайлаулар датасы якынаюга, сайлауларга килергә теләүчеләр арта бара», — дип билгеләде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге вәкиле Кирилл Роднин. 

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге телефон аркылы үткәргән сораштыру буенча исә 86% граждан Россия Президенты сайлаулары турында хәбәрдар. 77% россияле сайлауга барырга әзерлеген белдерткәннәр. 

Түбәндәге сылтама буенча яңартылган мәгълүмат белән танышып була https://wciom. ru/ratings/vybory-2024/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев