Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан елгаларында боз эрегән урыннар барлыкка килә башлады

Бу хакта ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Көннәрнең әле салкын торуына һәм сулык өсләрендә боз торуга карамастан, Татарстан сулыкларында куркыныч урыннар барлыкка килә башлаган. Бу хакта үз докладында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Кечкенә елгаларның өске агымында боз җимерелә башлаган, җылулар (промоина) барлыкка килгән урыннар күп.

Тагын бер куркыныч урын — күперләр. Алар хәтта кыш көне дә куркыныч, ә хәзер алар астында боз бик ышанычсыз, диелә докладта.

Шулай ук кечкенә елгалар, инешләрнең елгаларга кушылган урыннары да ышанычсыз. Инде боз астына китү очрагы да бар: Идел янындагы Иске Победилово торак массивында снегоходка утырган ике ир-ат боз астына төшеп киткән. Аларны МЧС коткаручылары коткарган. Ирләр зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев