Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Зилә Вәлиева: Җәмәгать күзәтү үзәкләре Россия Президенты сайлауларында җитди өлеш кертә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Президенты сайлаулары вакытында җәмәгать күзәтү үзәкләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

 

«Сайлауларда төп критерийлар бар: сайлаучыларның барлык хокукларын үтәү, сайлауларны үткәрүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм легитимлык. Мондый үзәкләр — сайлау нәтиҗәләренә абсолют ышаныч мәсьәләсен хәл итә. Институт буларак, җәмәгать күзәтү үзәкләре җитди өлеш кертә дип саныйм. Соңгы еллардагы социологик сораштырулар да моны раслый, нәкъ менә шушы эш форматы сайлауларга ышанычны арттырды», — дип сөйләде журналистларга Зилә Вәлиева.

Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать оешмалары вәкилләреннән тыш, Россия Президенты сайлауларында теләгән һәркем күзәтүче була ала. Гаризаны Иҗтимагый палата сайтында тутырып, җәмәгать күзәтү үзәкләрендә эшләү турындагы нигезләмә белән танышу җитә.

«Җәмәгать күзәтүчеләре һәм юристларыннан тыш, җәмәгать күзәтү үзәкләренә 15, 16 һәм 17 мартта Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсе, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләреннән халыкара делегацияләр, Бөтендөнья яшьләр фестивале катнашучылары киләчәк. Россиядә күзәтүдә 106дан артык ил вәкиле катнаша», — диде Зилә Вәлиева.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Петербург урамында урнашкан ИТ-паркта Татарстан Иҗтимагый палатасы каршында җәмәгать күзәтү үзәге ачылды. Өч көн дәвамында — 15, 16 һәм 17 мартта — Күзәтүчеләр Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү барышын күзәтәчәк. Үзәк сайлау комиссиясендә видео-дивар урнаштырылган, анда бер үк вакытта 48 участок сайлау комиссиясеннән трансляция бара. Шулай ук биредә Иҗтимагый палата үзәге эшли, анда 30дан артык юрист социаль челтәрләрне мониторинглый, сайлау участогында булган күзәтүчеләр белән онлайн режимда аралаша.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев