Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Алабугалы Венера Исмәгыйлева туган көнендә тавыш бирде

Алабуга кызы Венера Исмәгыйлева өчен бердәм тавыш бирү көне үзенчәлекле булды-ул аның туган көненә туры килде.

Әмма шәхси бәйрәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашудан баш тарту өчен сәбәп булмады.

Венера Исмәгыйлева 10нчы номерлы башлангыч мәктәптә урнашкан үз сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәде. Аның белән бергә сайлауларга аның 19 яшьлек кызы да килгән иде. Сүз уңаеннан, Венера Исмәгыйлева күп балалы ана – ул өч кыз тәрбияли.

‒ Бүген кәефем бик әйбәт, өстәвенә, минем иртә шундый тантаналы вакыйгадан башланды, - дип уртаклашты ул.

Венера Исмәгыйлева үз туган көненә махсус рәвештә кунаклар җыймавын әйтте. Аның якыннары, туганнары чакыруларсыз гына киләләр. Ә аны котларга теләүчеләр, әлбәттә, аз түгел, чөнки Венера инде күп еллар хәйриячелек белән шөгыльләнә. Хәзер ул "Юлдаш" туризм үзәгендә эшли. Параллель рәвештә ул игелекле эшләр башкаруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев