Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде

Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.

Алабугада янгын Мәрҗани урамнарының берсендә урнашкан күпкатлы йортның бер фатирында килеп чыккан. Анда 13 яшьлек бала зыян күргән. 

«Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала зыян күрде. Табиблар баланың яну продуктлары белән агулануның җиңел дәрәҗәсен диагнозлаган. Янгын мәйданы 3 кв. м. тәшкил итте», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 15 ПСО ФПС янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. 

Моңа кадәр без Алабугада янган фатирда ир-ат мәете табылу турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев